Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Сез дә әзерләп карагыз

Хәзер бакчаларда үскән уңыштан кышкы чорга салатлар ясый торган вакыт. Үзем әзерли торган берничәсенең рецептын «Туган як»ны укучылар белән дә уртаклашырга булдым. Баклажан салаты 1,5 баклажанны 5 мм калынлыкта түгәрәкләп кисәргә дә, кәстрүлгә салырга. Өстенә тоз сибеп, сәгать-сәгать ярым тотарга. Саркыган әче суын түгеп, баклажаннарны салкын су белән чайкатасың, шуннан...

Хәзер бакчаларда үскән уңыштан кышкы чорга салатлар ясый торган вакыт. Үзем әзерли торган берничәсенең рецептын «Туган як»ны укучылар белән дә уртаклашырга булдым.
Баклажан салаты
1,5 баклажанны 5 мм калынлыкта түгәрәкләп кисәргә дә, кәстрүлгә салырга. Өстенә тоз сибеп, сәгать-сәгать ярым тотарга. Саркыган әче суын түгеп, баклажаннарны салкын су белән чайкатасың, шуннан соң гына салатка саласың.
Бу салат өчен тагын 1,5 килограмм помидорны иттарткычтан чыгарырга, 5 болгар борычын вак кына турарга. 200 грамм шикәр комы, 200 грамм сыек май, 3 аш кашыгы тоз, соңыннан 1 баш сарымсак сытып - барысын бергә 20 минут кайнатырга һәм банкаларга салып ябарга. Әче салатлар яратучылар 1-2 әче борыч сала ала.
Чөгендер икрасы
Без кызыл чөгендерне күп утыртабыз, үстерәбез, ә күп очракта пешереп ашарга иренәбез. Мин кабачки икрасын чөгендер белән ясарга булдым. Моның өчен 3 килограмм чөгендер (кабачок булса да шул кадәр үк), ярты килограмм суганны иттарткычтан чыгарасы. Тагын 1 стакан сыек май, ярты стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, ярты литр томат пастасы, ярты чәй кашыгы төйгән кара борыч, 0,25 литр майонез кирәк булачак. Башта чөгендерне 1 стакан сыек май салып ярты сәгать кайнатырга. Аннан соң башка ингредиентларны да салып, тагын 1 сәгать пешерергә. Кайнар килеш банкаларга тутырып ябарга. Бик тәмле була.
Кызыл чөгендердән салат
2 килограмм чөгендерне иттарткычтан чыгарып, 1 стакан сыек май салып 40 минут кайнатырга. Кабат 3 килограмм помидорны шулай ук иттарткычтан чыгарып, чөгендергә кушарга да, тагын 20 минут кайнатырга. 6 болгар борычы, 1 әче борычны да иттарткычтан чыгарып, салатка өстәргә дә, 10 минут кайнатырга.
1 стакан изелгән сарымсак, 5 чәй кашыгы тоз салып, 10 минут кайнатырга һәм банкаларга тутырып куярга. Чөгендер исәбенә салатка шикәр салырга кирәкми, әче дә булмый.
Нәҗибә ФӘРЕТДИНОВА, пенсионер.
Түбән Кама шәһәре.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев