Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Салма ясыйбызмы?

Татар халкы элек-электән салма (клецки), умач (затируха) салып аш пешерергә яраткан. Бүген әниләрнең салма салып пешергән ашлары искә төште әле. Ни дисәң дә, умач уып, салма салып аш пешерүчеләр хәзер сирәк. Салманы итле шулпада да, итсез шулпада да пешереп була. Аны бодай, карабодай, ясмык яки борчак оныннан ясарга мөмкин.

Камыр өчен табакка он, тоз салып, өстенә йомырка сыталар һәм, суынган шулпа өсти-өсти, басалар. Ул токмач камыры кебек була. Әзер камырны чамалап бүлеп алып, 1-1,5 сантиметр чамасы юанлыгында бау сыман итеп, кунада тәгәрәтергә кирәк. Аннары, озынча камырны эрбет чикләвеге кадәр өзеп алып, яки пычак белән кисеп, баш бармак белән кунада бөтереп, салма ясыйлар. Аны бәрәңге пешеп җитәрәк салып, өскә күтәрелгәнче кайнаталар. Салмалы аш катык белән бик тәмле була.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев