Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Рәсемнәре - тормышының бер өлеше

Сезне алтын куллы түбәнкамалылар белән таныштыруны дәвам итәбез. Румия Галимова -шундыйларның берсе. Ѳендә стеналарга эленгән картиналарын күргәч: «Җыя, ахры», - дип уйлап куйдым. Әмма ялгышканмын, барысын да ул үзе ясаган. Махсус белеме дә юк икән. - Беләсезме, мин рәсем ясарга күптән хыялландым, - дип башлады ул сүзен. - Шишкин, Айвазовский,...

Сезне алтын куллы түбәнкамалылар белән таныштыруны дәвам итәбез. Румия Галимова -шундыйларның берсе. Ѳендә стеналарга эленгән картиналарын күргәч: «Җыя, ахры», - дип уйлап куйдым. Әмма ялгышканмын, барысын да ул үзе ясаган. Махсус белеме дә юк икән.
- Беләсезме, мин рәсем ясарга күптән хыялландым, - дип башлады ул сүзен. - Шишкин, Айвазовский, Левитан картиналарына, сихерләнгән кебек озаклап карый идем. Тәвәккәлләп, 1997 елда арзанга гына «оформительские» дип аталган майлы буяулар сатып алдым. Килеп чыкмаса, ташларга кызганмам, дидем.
Рәсемне үзенә ошаган открыткадан күчерә ул. Хәзер дә исендә: кыш, кич, сукмак, кар белән капланган диярлек кечкенә йорт… Боларны сурәтләү ярты елга сузыла. Туганнары ошата, мактый.
- Туганымныӊ кызы бу вакытта рәсем мәктәбендә беренче сыйныфта укый иде. Төп хаталарым турында ул әйтте. «Алты буяу белән җитди картина ясап булмас», - дип аӊлатты. Алга таба төрле төстәгеләрен сатып ала башладым. Аларны дөрес итеп кушу турында китаплардан укыдым, - дип дәвам итте Румия.
Икенче рәсеме Шишкин картинасы сурәтләнгән календарьдан күчереп ясалган. Бу вакытта кызы Лира да рәсем мәктәбенә укырга керә. Ул да әнисенә ярдәм итә: рефлекслар - яктылык һәм төс йогынтысы, буяуларны кушу турында аңлата. Мәктәпне тәмамлагач, ул шушы юнәлеш буенча китә: техникумда укый, Ижауда институт тәмамлый, хәзер шул шәһәрдә яши.
Румия, нигездә, пейзажлар ясый. Барысы да - танылган рәссамнар картиналарыннан күчермәләр. Берсенә якынча бер ай китә. Ул аларны бүләк итә, сатып алучылар да бар. Хәзерге вакытта өйдә тугызы гына калган.
- Эш озакка сузыла. Ѳйгә кайткач, тизрәк ашарга пешерәсеӊ, өйдә эш кимеми, шуӊа күрә вакыт аз кала. Илһамны өйдәгеләр бирә - кызым да, ирем дә мактагач, яраткан шөгыльне дәвам итәсе килә. Хәзер ул хобби гына түгел - тормышымның бер өлеше, - дип, хисләре белән уртаклаша һәвәскәр рәссам. - Үземә ошаган картинага тап булсам, мин аны һичшиксез, кәгазьгә төшерәм.
Румиянеӊ тагын бер яраткан шөгыле - папье-маше ысулы белән курчак ясау. Коллекциясе шактый гына тупланган. Шәһәр музеенда Румия Галимова эшләреннән күргәзмә оештырыр вакыт җиткәндер, бәлки?
Шәхси архив фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев