Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

«Рәхмәт әйткәч, икеләтә рәхәт»

Лилия Гасыймова бәйләмнәр ясарга ярата. Тик чәчәкләрдән түгел, ә чикләвекләрдән, җимешләрдән, җиләкләрдән һәм тагын әллә нәрсәләрдән.

Үзе турында ул:
– Мин тик утырырга яратмыйм, гел эзләнүдә. Мондый бәйләмнәрне үзлегемнән ясарга өйрәндем. Беренче бәйләмне 2017 елда, декрет ялында ясадым һәм әтиемә бүләк иттем. Аннары фотосын интернетка куйдым. Кызыксына башладылар... – дип сөйләде.
Һәр бәйләме үзгә һәм бик кадерле икән. Ә кешеләр «рәхмәт» әйтсә, шат булса, икеләтә рәхәт. Бәйләмнәре Казанга, Яр Чаллыга, Мамадышка, Мәскәүгә, Пермьгә кадәр барып җиткән.
Төп һөнәре буенча ул – китапханәче, 7 нче балалар китапханәсендә хезмәт куя. Эшен бик тә ярата, мәдәни кичәләрдә, бәйрәмнәрдә катнаша. Балалар белән осталык дәресләре уздырып, кул эшләнмәләре ясарга өйрәтә. Ә өйдә – яраткан шөгыле көтә.
– Берничә көн бәйләм ясамасам, сагына башлыйм, кулым «кычыта». Башта һәрчак яңа фикерләр, шуңа күрә бәйләмнәрем дә бер-берсенә охшамаган, – ди Лилия.
Иң гадәти булмаган бәйләме турында да сөйләде ул. Бер егет очрашып йөргән кызына гел чәчәк бәйләмнәре бүләк иткән. Кыз: «Чәчәк алып килгәнче, тәм-томнар бүләк итсәң, яхшырак булыр», – дигән. Лилия егет заказы буенча шо-коладлардан бәйләм ясаган. Егет тә шатланган, кыз да шаккаткан.
Бәйләмнәр ирләр өчен дә ясала. Әйтик, киптерелгән балыкларны сыр һәм колбаса белән бик килешле итеп бизәп була. Ләкин барыбер күбрәк әниләр өчен җимешләрдән бәйләм сорыйлар икән. Вакыт, көч күп китә, ләкин нәтиҗә куандыра. Лилия бер эштән дә курыкмавын, зарланырга яратмавын әйтә, чөнки әти-әнисе тәрбиясе шундый икән.
Ире һәрчак ярдәмгә килергә әзер, бергәләп биш яшьлек Дамирны һәм 2,4 яшьлек Айлинәне тәрбиялиләр.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев