Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Рекламага ышаныргамы?

Хәзер кая карасаң - реклама кәгазе, телевизорның һәр каналында - реклама, телефон номерын каян беләләр диген, көн саен нәрсә дә булса рекламалап, смс-хәбәр җибәреп торалар. Рекламага ышансаң, чәчтә кавык та калмас, керфекләрне 5-6 сантиметр итеп буяп матурлатып булыр. Иртән торып кофе эчүгә, шуның исенә күрше-күлән җыела һ.б. Шул тасма телле...

Хәзер кая карасаң - реклама кәгазе, телевизорның һәр каналында - реклама, телефон номерын каян беләләр диген, көн саен нәрсә дә булса рекламалап, смс-хәбәр җибәреп торалар. Рекламага ышансаң, чәчтә кавык та калмас, керфекләрне 5-6 сантиметр итеп буяп матурлатып булыр. Иртән торып кофе эчүгә, шуның исенә күрше-күлән җыела һ.б. Шул тасма телле рек-ламага ышанучылар табылып тора бит тагын.
Рекламаланган товар капларында шактый күп мәгълүмат языла, аның кайсы ялган, кайсы чын икәнен каян белеп бетерергә кирәк. Теш табиблары ассоциациясе тешләрдә кариес булмасын өчен сагызлар чәйнәргә киңәш итә, дерматологлар ассоциациясе кремнарны үтереп мактый, хәтта суыткычларны да әллә нинди «Клиника НИИ питания РАМН» тәкъдим итә. Ул бала-чага ризыкларын, памперсларны әйткән дә юк - галимнәр гел шуларны тикшереп-өйрәнеп ята икән!
Соңгы вакытта «нанотехнология» дигән сүз модага керде, тик, никтер, гел «ненадо» дип әйтәсе килә. Автомобилегезне рекламада күрсәтелгән шампунь белән юсагыз, ул «нанопокрытия» белән капланачак. Мин белмим, бәлки сез беләсездер аның ни икәнен?
Реклама ялганының тагын бер киң таралганы - «инновация» дигән «матур» сүз. Чәч буяуларында да «инновацион техно-логия»ләр кулланалар хәзер.
Ышанасызмы? Кәнишне, күбегез шундый язулы товар ала,сүзе бик матур яңгырый. Каше-мирның тау кәҗәсе йоны икәнен белсәләр, чәчләренең «кашемир кебек» булуына кызыгырлар микән «как кашемир» дип кызыктырган шампуньнарны алучылар?
Ә ризыклар рекламалаучылар «эко», «био», «без ГМО», «без холестерина» дигән «тылсымлы сүз»ләр кулланалар. Итнең үзе түгел, исе дә булмаган шундый язулы колбаса алмыйбызмыни? Алабыз, билгеле! Ышандырырлык итеп сөйлиләр бит... Башкасын белмим, тик тозның ГМОлысы һәм ГМОсызы ничек аерыладыр, әйтә алмыйм. Үсемлек маеның шешәсенә «без холестерина» дип язылганын сайлыйбыз. Ә үсемлек маенда болай да холестерин булмый, булырга да мөмкин түгел, бу язу май шешәсе этикеткасына «иписез» дип язып куйган кебек.
Рекламаның кеше алдый торган тагын бер ысулы - «фәлән процентлы ташлама белән!» дип кешене үгетләү. Аның да безне алдар өчен генә уйлап табылганын белсәк тә, матур ялганга ышанабыз.
Дарулар алганда, арзанлы аналогы булса да, безгә аптекарьлар даруларның рекламада балкыган кыйммәтлесен алырга киңәш итә, ә без «колакка токмач элгәннәрен» белә торып, ризалашабыз.
Теләсә кайсы ата-ананың баласы өчен акча кызганмаганын да белә реклама «иҗат итүчеләр». Күрегез, «подгузник»ларны ничек матур рекламалыйлар, балалар ризыкларын сыйфатлы итеп күрсәтәләр. Имеш, бу пюрены, йогуртны, сокны әллә кемнәр тикшергән. Шулай булмыйни! Базар икътисады көндәшлеге яңадан-яңа ялганнар уйлап чыгартырга этәрә аларны.
Алар зур-зур адымнар белән алга барган саен, ялганнары да үзгәрә, матурлана, ышандырырлык була.
Сәхифәне Илһамия ГАФФАРОВА әзерләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев