Туган як

«Һәр ашның рецептын сорыйлар»

Рәхилә Корбангалиевага (фотода) 48 яшь. Ул гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, 25 ел дәвамында тәрбияче булып хезмәт куя. Һәр татар хатыны кебек, ул милли ашлар пешерергә ярата.

– Социаль челтәргә яңа пешкән ризык фотосын куйсам, рецептын сорый башлыйлар, – ди ул. Пешерү осталыгы нәселдән, әбисеннән күчкән дип саный Рәхилә ханым. Әнисе дә һәрвакыт аш-су белән дан тоткан. 
– Вак кабак бәлеше, бәрәңге пәрәмәче, мантый, бәлеш, өчпочмак пешерергә яратам. Тутырган тавык ашы да телне йотарлык була. Гаиләдәгеләр бу ашларны бик ярата, – дип дәвам итә ул сүзен.  
Ире Шамил тимер белән эш итә, кызы Рилия шәфкать туташы булып хезмәт куя һәм әнисе кебек пешеренергә ярата, улы Рашат 5 нче сыйныфны тәмамлаган. Ул пешерә белмәсә дә, әнисенә ит, яшелчә турау өчен такталар ясый.
Рәхилә ханым «Йомырка җәймәсе» рецептын язып җибәрде. Үзе әйтүенчә, җәймәләр тиз һәм җиңел пешерелә, өстәвенә бик тәмле дә була.
Йомырка җәймәсе камыры өчен 5 йомырка, 3 чәй кашыгы үсемлек мае, 2 стакан он кирәк. Йомыркаларны ватабыз һәм туглыйбыз. Өстенә үсемлек мае салып, тагын бер тапкыр болгатып алабыз. Аннары онны әкренләп сала-сала камыр басабыз. Камырны йомшак итеп басарга кирәк. Аны 10 кисәккә бүләбез һәм һәр кисәген түгәрәк итеп җәябез. Җәймәләрне аерым-аерым май салынган табада –  мичтә пешерәбез. Май җәймәне күмәргә тиеш. Тәмле булсын!    
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: