Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Пилмән өчен камыр басабыз

Балачагымнан калган хатирәм - гаилә белән өстәл артына утырып, пилмән ясау. Әни камыр баса, беребез фарш салып бара, калганнар ясый. Пилмән өчен камыр рецептлары бик күп икән. Берничәсен сезгә тәкъдим итәм. Ясап карагач, тәэсирләрегез белән уртаклашырга онытмагыз. Классик рецепт Камырга ярты килограмм он, 1 стакан су, 1 йомырка, 1 чеметем...

Балачагымнан калган хатирәм - гаилә белән өстәл артына утырып, пилмән ясау. Әни камыр баса, беребез фарш салып бара, калганнар ясый. Пилмән өчен камыр рецептлары бик күп икән. Берничәсен сезгә тәкъдим итәм. Ясап карагач, тәэсирләрегез белән уртаклашырга онытмагыз.
Классик рецепт
Камырга ярты килограмм он, 1 стакан су, 1 йомырка, 1 чеметем манный ярмасы, 1 чәй калагы тоз, 1 чәй калагы үсемлек мае кирәк булыр.
Җамаякка иләнгән он эчендә кечкенә уем ясыйбыз, шунда манный ярмасы, йомырка, үсемлек мае салабыз. Кашык белән болгатабыз. Тоз салынган җылы суны камырга салабыз. Су онга сеңеп беткәч, тыгызланган камырны тактага салып басабыз. Кулга ябышмый башлагач, өстен сөлге белән ябабыз һәм 20-30 минутка калдырып торабыз.
 
Сөт кушылган камыр
Башта 3 стакан он, 1 стакан җылы сөт, 1 йомырка, 1 чәй калагы үсемлек мае, ярты чәй калагы тоз әзерләгез.
Җамаякка 2 стакан он илибез, уемты ясап, йомырка һәм үсемлек мае, аннары җылы сөт салабыз һәм кашык белән бутыйбыз. Тактага 1 стакан он сибәбез, өстенә сыеграк булган камыр салабыз һәм яхшылап басабыз. Сөт кушып ясалган камыр йомшаграк була. Сөткә су кушарга да була.
 
Кефир кушылган камыр
Камыр ясар өчен 5-6 стакан он, ярты литр кефир, 1 йомырка, ярты чәй калагы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы сода, 1 чәй калагы уксус кирәк.
Җамаякка йомырка, шикәр комы, тоз һәм кефир салып бутыйбыз. Шунда уксус белән «сүндерелгән» сода, ике стакан он өстибез. Кашык белән бутагач, онлы тактага салабыз һәм яхшылап басабыз. Аннары 15-20 минутка калдырып торабыз. Өстен каплап куярга мөмкин. Әлеге рецепт пилмән генә түгел, эремчек пилмәне, хәтта пицца пешерү өчен бик кулай. Кефир һәм сода кушып ясалган камыр күперенке булачак.
 
Минераль су кушып ясалган камыр
Бу рецепт өчен 1 стакан газлы су, 4 стакан он, 1 йомырка, ярты чәй калагы тоз, ярты чәй калагы шикәр комы, 4 аш кашыгы үсемлек мае кирәк.
Җамаякка йомырка һәм минераль су салабыз. Тоз, шикәр комы, үсемлек мае өстибез. Аннары он салып бутыйбыз. Тактага куеп, яхшылап басабыз. Минераль суда куыклар булганга, мондый камыр бик йомшак була.
 
Йомыркасыз камыр рецепты
Мондый камырны ясар өчен 1,5 стакан су, 3 стакан он, 1 чәй калагы тоз әзерләгез.
Суга он һәм тоз салабыз. Камырны яхшылап басып, өстен сөлге белән каплыйбыз һәм 30 минут «ял иттерәбез». Онның төгәл күләме аның сортына һәм сыйфатына бәйле. Шуңа күрә камыр йомшаграк булсын дисәгез, онны азрак өстәргә мөмкин. Тик чамасын гына белегез. Тәмле булсын!
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X