Туган як

Пакетлы чәй эчмәгез

Кышкы салкыннарда бит тиресе тиз корый, ә коргаксыган тән тиз җыерчыклана, картая.

Чөнки татар халкы гомер-гомергә чәйсез тора алмый. Кем генә керсә дә, бер чынаяк чәй эчертми чыгармас өеннән. Әле җитмәсә, төрле үләнен дә кушып җибәрсәме?.. Мәтрүшкә, җиләк яфрагы, бөтнек, юкә чәчәге, карлыган яфрагы – санап бетергесез...
Тик соңгы вакытларда ялкаулана башладык димме соң, иренеп, гел пакетлы чәй генә пешерәбез. Рәхәт бит, чәйнек юып торасы түгел, эчкән саен чәй дә пешереп мәшәкатьләнмисең.
Тик, пакетлы чәйнең организм өчен файдасына караганда, зыяны күбрәк шул. Канада галимнәре дә пакетлы чәй эчкәндә организмга пластик та эләгә дигән нәтиҗә ясаган. Кыйммәтлерәк дип, гади кәгазь пакетлыларын түгел, сетка сыман тукымалысын алган булабыз бит. Сүз менә шул турыда бара. Менә шул сетка сыман пластикның кайнар су белән реакциягә керү процессы куркыныч икән. Галимнәр дүрт төрле пластик пакетлы чәйнең өстенә 95 градуслы кайнар су агызып, эксперимент ясап карый. Биш минуттан һәр чынаякта 11,6 миллиард микропластик кисәкчеге йөзеп йөрүен күреп шаккаталар. Теге кыйммәтле чәй белән бергә пластик чүбе дә безнең авызга керә бит! Ә пластик файдалы әйбер түгел инде ул. Диңгездә яшәүче әллә ничә төр хайваннар кеше аткан пластик шешәләрдән агуланып, әкренләп юкка чыга бара.
Ярар, чәйнең мондый пакетлысын түгел, ә кәгазъдән ясалганын сайладык ди. Ә ул пакет эчендәге чәй сыйфаты ничек дип уйлыйсыз? Кытайда чәй эшкәртүдән калган, өелеп урамда, ачык һавада ятучы чәй чүбен сатып алучы җитештерүчеләр турында да сүз күп булды. Менә шушы чүпкә буяу өстәп, пакетларга тутыралар да без эчә торган чәй килеп чыга инде.
Шуңа күрә, иң яхшысы – чәйнеккә салып пешерә торган чәй. Тик монда да чәйнең куллану срогы турында исегездән чыгармагыз. Кабында яраклылык срогын карагыз. Хәтта иң кыйммәтле, иң зарарсыз дип уйлаган чәйне дә пешергәннән соң 3-4 сәгать вакыт үткәч, эчәргә ярамый.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: