Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Озынборыннар тешләвеннән ничек котылырга?

Матур, җылы җәйләрне яратабыз. Әмма озынборын, чебен-черки ише бөҗәкләре колак төбендә безелдәп, кан эчеп, теңкәгә тия. Алар, бер яктан коммерсантларга акча эшләргә ярдәм итә. Чөнки ел саен «против комаров» дигән нинди генә кремнар, сиптергечләр, беләзекләр сатуга чыкмый. Бәяләре дә арзан түгел. Аннан соң, ул фумигаторларның сасы исе үзебезнең дә башка...

Матур, җылы җәйләрне яратабыз. Әмма озынборын, чебен-черки ише бөҗәкләре колак төбендә безелдәп, кан эчеп, теңкәгә тия. Алар, бер яктан коммерсантларга акча эшләргә ярдәм итә. Чөнки ел саен «против комаров» дигән нинди генә кремнар, сиптергечләр, беләзекләр сатуга чыкмый. Бәяләре дә арзан түгел. Аннан соң, ул фумигаторларның сасы исе үзебезнең дә башка каба, хәлне ала бит.
Гадәттәгечә, бакчадан чебен-черкиләргә талатып кайтып, шактый гына кашынып яткач, интернеттан бу бөҗәкләргә каршы халык ысулларын эзләргә керештем. Шактый гына эзләнгәч, үземә ошаганнарын сезгә дә тәкъдим итеп карарга булдым. Файдасы булырмы, юкмы - анысын кулланып карагач, үзегез белерсез.
Озынборыннарны беләсезме нәрсә белән куркытып була икән? Ис белән. Кеше борыны ис сизүгә сизгер. Туалет исен дә, хушбуй исен дә, мичтә пешкән бәлеш исен дә тиз сизеп алабыз. Ә менә озынборыннар безгә карата биш мәртәбә сизгеррәк икән. Димәк, аларга каршы ышанычлы чара - алар яратмаган исне куллану. Бу бөҗәкләрнең кәнәфер, базилик, әнис, эвкалипт исен «җеннәре сөйми». Менә шундый ис килә торган сыекча сипсәгез, озынборыннар сезне урап очарга мөмкин. Их яхшысы, шушындый исле майларны мамыкка сеңдереп, муенга элеп кую. Чөнки мамык үзенә сыеклыкны яхшы сеңдерә һәм исе дә озаккарак чыдый.
Тәмәке төтене һәм валериан исен дә яратмый чебен-черки заты. Газ плитәсендә бераз гына булса да камфара маен җылытып алсагыз, озынборыннар олы бүлмәләрдән дә качып бетә, имеш.
Чәй агачы (чайное дерево) һәм кедр майларын да озынборыннарга каршы кулланырга була.
Интернетта әле озынборыннар шомыт исен яратмый дигәнне дә укыган идем, тик бакчамдагы шомыр куагы төбендә мыжлаган озынборыннарны күргәч, ышанмаска булдым. Бәлки шомыртның яфрагын яндырырга кирәктер, иренмәсәгез, үзегез эшләп карагыз әле.
Алда телгә алынган фуми-гаторларның сыеклык белән эшли торганнарын алып, аңа эвкалипт мае салсагыз, һичшиксез, файдасы булачак.
Быел көздән тәрәзә каршысына аю баланы (бузина) куагын утыртыгыз. Аның исенә озынборыннар керми икән. Әлегә берничә ботагын суга утыртып, озынборыннар кермәсен өчен ачык тәрәзә төбенә куярга була.
Дачада күмер самаварыгыз булса, аңа күмер урынына чыршы, нарат күркәсе салыгыз. Аларның төтене дә бөҗәкләрне куркыта икән.
Ә инде бакчадан яки пикниктан озынборыннар талап кайтарган булса, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз:
- ярты аш кашыгы соданы бер стакан суга салып болагтып, тәнегезгә шуны сөртегез;
- озынборын тешләгән урынны кефир, әчегән сөт, каймак белән сылый аласыз;
- петрушка, бака үләне, шомырт яфрагын ваклап, черки талаган урынга куегыз;
- әбиләр заманыннан калган «Звездочка» бәлзәмен онытмагыз - ул, шулай ук, ярдәм итә;
- суганны урталай бүлеп, озынборын тешләгән урынга куеп торыгыз.
Бу ысулларның кайсысы күңелегезгә хуш килә, шунысын кулланып карагыз.
Рекламаларда макталган кремнарның файдасы 20 минутка гына бара, ә менә алма серкәсе исе озакка чыдый! Бәясе дә шактый гына арзан. Тик аны тәнгә сыларга түгел, ә эчәргә кирәк шул. Көнгә өч мәртәбә берәр аш кашыгы алма серкәсе эчегез - озынборыннар якын да килмәс. Тик бу чараны күп кулланмагыз, әгәр ашказаныгыз авыртса, гомумән, кулланырга ярамый.
Күп кенә хуҗабикәләр камыр ризыгы пешергәндә ванилин куллана. Белеп торыгыз, ванилин исен озынборыннар яратмый! Аны суда сыеклап тәнгә, киемгә сөртсәгез, озынборыннардан котылырсыз. Ванилинны балалар кремына кушып та сөртергә була.
Интернетка ышансаң, озынборыннар балык мае исен дә яратмый икән.
Бу төнне кашынмый гына исән-сау уздыра алсам, бакчага барышлый аптекага кереп, төрле майлар, мамык сатып алам да, колак төбемдә безләп теңкәмне корыткан озынборыннарның кирәген бирәчәкмен, дип үз-үземә сүз бирдем, йокларга ятканда.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев