Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

"Нәрсәгә тотынсам да, яратып эшлим"

Рәхилә Корбангалиеваның социаль челтәрендәге битенә кереп карасаң, исең китәрлек!

Бер карасаң, кырда җиләк җыя, бер-ике көннән социаль челтәренә «керсәң», авылга кайтып, күрше әбиләре өчен чәй табыны әзерли, гаиләсе белән кышын – чаңгыда, җәен велосипедта йөри. Ә катнашкан акцияләрен санап китсәң...
Рәхилә ханым 29 нчы балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт куя. Үзе әйтүенчә, сабыйлар белән эшләүче артист та, рәссам да, сынчы да, психолог та булырга тиеш.
– Рухлану өчен көчне хезмәтемнән алам. Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук ваытта тормышка юл күрсәтүче ул – педагог кеше. Тәрбияче булырга кечкенәдән хыялландым. Бала чагымда безнең урамдагы балалардан бер төркем туплап, уеннар оештырдым. Болынга,  су буйларына «экскурсияләргә» алып барып, төрле үләннәр, чәчәкләр җыеп кайта идек, – дип искә ала Рәхилә Корбангалиева.
Ә инде мәктәпне тәмамлагач, ул хыялын тормышка ашырган. Рәхилә ханым үзен бар яктан бәхетле кеше дип саный. Ә бәхетнең сере нидә соң? Беренчедән, үз эшеңне яратуда. Әгәрдә кеше үз эшен яратмаса, аннан тәм тапмаса, аның эшләргә теләге булмаячак. Балаларны яратмаган тәрбияче дә сабыйлар күңелен яулый алмый.
Рәхилә ханым улы укыган мәктәптә ата-аналар комитетын җитәкли, шулай ук «Яттан сөйлә Тукай шигырләрен шушы булыр иң зур бүләгең», «Туган шәһәрем табигате!», «Китап бүләк ит», «Мин татарча сөйләшәм», Балаларга бергәләп укыйбыз», «Солдат пирогы», «Татар халык ашлары», «Эшкә велосипедта», «Язылу бүләк ит» һ.б. мәктәп һәм шәһәр күләмендәге бәйгеләрдә һәм акцияләрдә катнаша.
– Нәрсәгә тотынсам да, яратып эшлим. Аеруча татар халкының милли ризыкларын пешерергә яратам. Шамаилләр, мендәр тышлары, кулъяулыклар
чигәм. Кечкенә мендәрләр ясыйм, якыннарыма багышлап шигырьләр язам, бераз гармунда да уйныйм... – дип дәвам итә асылбикәбез.
Ә илһам биреп торучы, куәтләндерүче, төп терәге итеп ул семьясын саный. Рәхилә ханым гаиләне – зур көймә, ә тормышны диңгез белән белән чагыштыра.
Бу диңгездә көймә белән йөзәр өчен тырышлык, уңганлык һәм үҗәтлек тә кирәк. Гаилә башлыгы Шамил шәһәр предприятиеләренең берсендә хезмәт куя, кызы Рилия реанимация бүлегендә фельдшер булып эшли, улы Рашат алтынчы сыйныфны бик яхшы билгеләргә тәмамлаган.
Гаилә ялларда авылга кайтып булыша, бакчага, урманга велосипедта бара, бергәләп балык тота, кышын тимер-аякта, чаңгыда йөри.
– Гаиләдә дус һәм тату яшәргә, исән-сау булырга, бер-береңә кирәклегеңне тоеп гомер итәргә кирәк, – дигән фикердә Рәхилә Корбангалиева. «Асылбикә» сәхифәсенә ул кабактан вак бәлешләр рецептын да җибәрде.
Кабактан вак бәлеш
Камыр өчен 100 грамм сыер маен эретеп, шуңа кайнаган җылы су, бераз каймак, тәменчә тоз, он салып, камыр басарга һәм 20 минутка «ял итәргә» кап-лап куярга кирәк.
Эчлек түбәндәгечә ясала: кабакны шакмаклап турап, өстенә бер аш кашыгы тоз салып, капларга һәм, суы чыксын өчен, бер сәгатькә калдырырга кирәк. Аннары 200 грамм дөгене бүрттерәбез, шикәр комы белән бутыйбыз, кабакны сөзгечкә салып, суын сыгабыз һәм бергә кушып болгатабыз.
Камырны вак өлешләргә бүләбез. Уклау белән җәеп түгәрәкләргә эчлекне салып чыгабыз. Икенче түгәрәкләрне өсләренә салып, вак бәлешләр ясыйбыз,
аннары газ мичендә 180 градуста 30-35 минут дәвамында пешерәбез. Әзер булгач, чыгарып, сыер мае сөртәбез, тәлинкәләргә салып, өстәлгә куябыз. Вак бәлешләрегез тәмле булсын!

Лилия Заһретдинова

Фото Р.Корбангалиеваның шәхси архивыннан алынды. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X