Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Нәрсә комачаулый?

Кайберәүләр бик теләсәләр дә, тормышларын яхшы якка бик авырлык белән генә үзгәртәләр. Күтәренке кәефне бозарга, җитәкченең бер сүзе, хәтта кисәк кенә явып киткән яңгыр да сәбәпче булырга мөмкин.

Сәбәпләрнең берсе – кистереп җавап бирә белмичә, аклану эзләүдә.
Әйтик, сиңа 30дан артык икән, сине туган-тумача, таныш-белеш «нишләп кияүгә чыкмыйсың әле һаман?» дип аптырата. Үзеңнең тормышың белән кызыксынучыларга «Кайчан телим – шунда чыгам» дип, кистереп җавап бирсәң, бүтән башыңны катырмаслар.

«Юк» дип әйтә белергә кирәк

Килешәсездер, күп очракта «юк» дип әйтергә кыенсынабыз. Кайсы да булса хезмәткәр килеп бурычка акча сорап торса – бирәсе килмәсә дә, бирәбез. Урамда очраган берәр әрсезенә (бу ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайга кагылмый) теләмәсәк тә, ярдәм итәбез. Теләмисез икән – «юк» дип җавап бирә белегез.

Зарланудан тукта

Елакларны берәү дә яратмый. Эштән кудылармы? Әлегә, мин эшсез дип, берәүнең дә ачка үлгәне юк әле. Исәнлегең, эшкә хирыслыгың бар икән – тиз арада икенче эш табарсың. Иң мөһиме – борыныңны салындырып, зарланып утырудан тукта.

Уңайлы вакытны көтеп утырма

Ә ул син көткән вакыт килмәсә? «Бүген һәм хәзер» принцибы буенча яшәргә өйрән! Ябыга башлауны иртәгесе көннән түгел, бүгеннән башла. Кемдер белән хәл итәсе авыр проблемаң булса, җай чыкканын көтеп, куркып йөрмә.

Курку

Эттән куркасызмы, яки караңгы бүлмәдәнме – аерма юк. Курку тормышта начар юлдаш. Билгесезлек һәркемне дә куркыта, берәүнең дә, ияләнгән тормыштан китәсе килми. Тик кайвакыт хәл иткеч адым ясамыйча да калырга ярамый.

Җәмәгатьчелек куйган мөһер

Андый мөһергә буйсынып яшәргә тырышмагыз. Тагын шул гаилә тормышы хакында. Кызларга 25е тулганчы кияүгә чыгарга кирәк диючеләр хаклымы? Бу синең шәхси эшең. Яки өчтән артык бала табучыларга, кемгә «хәерче арттырып ятасыз» дип әйтү хокукы бирелгән. Алар нәрсә, сезгә килеп акчалата ярдәм итәләрме?

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев