Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Ничек картаймаска?

35-40 яшьтә хатын-кызның «урта яшь кризисы» башлана икән. Бу хакта ничек белергә дисезме? Иң элек, хатын-кыз киеменә артык нык игътибар итә, чәченең ясалышын һ.б. үзгәртә. Ничек тә булса яшьрәк күренәсе килә, үзенә таләпчәнгә әйләнә, күңеле төшә. Кризиска кемнәр тизрәк бирешә соң? Ирдән кайткан яки кияүгә чыкмаган хатын-кызлар. Тормышы барып чыкмаганда...

35-40 яшьтә хатын-кызның «урта яшь кризисы» башлана икән. Бу хакта ничек белергә дисезме?
Иң элек, хатын-кыз киеменә артык нык игътибар итә, чәченең ясалышын һ.б. үзгәртә. Ничек тә булса яшьрәк күренәсе килә,
үзенә таләпчәнгә әйләнә, күңеле төшә.
Кризиска кемнәр тизрәк бирешә соң? Ирдән кайткан яки кияүгә чыкмаган хатын-кызлар. Тормышы барып чыкмаганда яки профессиясе холкына туры килмәгәндә, кеше төшенкелеккә күбрәк бирелә. Ә инде 40ка җиткәндә төпле эш урыны булган, ныклы гаилә корган, балалар үстергән хатын-кыз «бу тормышта бар нәрсәгә ирештем», дип уйлап тынычлана.
Хатын-кызның кризиска бирешүенең тагын бер сәбәбе - балалары мөстәкыйль тормыш корганлыктан, кайгырту объекты калмау. Буш вакыт күбәю дә куркыта.
Беренче ак чәчләр, биттә җыерчыклар күренә башлау иң нык холыклы хатын-кызны да чыгырдан чыгарырга мөмкин.
Психологлар менә нәрсә киңәш итә.
Иң элек, яман гадәт-ләрдән котылырга. Бу тәмәке тарту, спиртлы эчемлек куллану дигән генә сүз түгел. Әйтик, шул ук артык кайгыртучанлык яман гадәт булып санала.
Спортзалга, фитнес-клубларга, бассейнга йөрергә. Физик күнегү сәламәтлекне ныгыта.
Нәрсә белән булса да мавыксагыз (кул эшләре, очрашулар һ.б.), кәефегез күтәрелер. Үзегезнең хәзерге яшегезне дөрес кабул итегез, төшенкелеккә бирелмә-гез. Никадәр чибәр һәм яшь күренсәң дә, гомернең чиге бар, анысыннан берәүнең дә котылып калганы юк әле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев