Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Мәрткә китү чирме, әллә...

Мәрткә китү (летаргический сон) турында борынгы заман әкиятләрендә үк сөйләнә. 100 ел йоклаганнан соң, принц үпкәнгә терелгән әкиятне күбебез хәтерлидер. Мәрткә китү астраль гәүдәнең (кешенең җаны) физик торышыннан аерылу. Ул бик көчле психик үзгәрешләр, гәүдәнең көчле физик авыртулары нәтиҗәсендә булырга мөмкин. Тик астраль гәүдә физик торыштан аерылыганда, алар арасында бәйләнеш...

Мәрткә китү (летаргический сон) турында борынгы заман әкиятләрендә үк сөйләнә. 100 ел йоклаганнан соң, принц үпкәнгә терелгән әкиятне күбебез хәтерлидер.

Мәрткә китү астраль гәүдәнең (кешенең җаны) физик торышыннан аерылу. Ул бик көчле психик үзгәрешләр, гәүдәнең көчле физик авыртулары нәтиҗәсендә булырга мөмкин. Тик астраль гәүдә физик торыштан аерылыганда, алар арасында бәйләнеш өзелми. Теләсә кайсы вакытта кешенең тәненә җаны кире кайтырга мөмкин. Күп кенә мәрткә киткән кешеләр, күмелгәч, организмга кислород җитмәгәннән уянып китәләр икән.

Мәрткә китүнең җиңел очракларында кешенең күз кабаклары кыймылдап ала, беленер-беленмәс кенә булса да сулыш алуы беленә, ә авыр очракларында сулыш, кан басымы бөтенләй сизелми, кешенең авыртуларга бернинди реакциясе юк икән. Бу очракта аның тереме, үлеме икәнен белеп булмый диярлек.

Бүгенге көннәрдә тереләй күмелүне әкият дип карасак, моннан 100-200 ел элек андый очраклар бик күп булган. Урта гасырларга караган каберлекләрне өйрәнгәндә, галимнәр 3 кабернең берсендә тереләй күмелү билгеләре тапканнар.

Кайбер галимнәр летаргик үлемне авыруга тиңлиләр, әле йогышлы да булырга мөмкин дип кисәтәләр. Мондый авыру бар, ә дәвалауны беркем белми. Тереләй күмелгәннәр турында официаль саннар юк. Ә ул саннар кайдан килсен соң? Иске каберлекләрне күчерүчеләр бу турыда сөйләргә яратмыйлар. Ә кабердән казып алынган кешеләр бу турыда дәшми калуны хуп күрәләр.

Мәрткә китеп күп еллар буе йоклаган кешеләр турында тарихка язылып калган. Шулардан иң озак йоклаучы - Надежда Лебедина дигән хатын. Ул 20 ел гомерен йоклап уздырган. Ул 1954нче елда мәрткә китеп (үзе 1920нче елда туган) бары тик 1974нче елда гына уянган. Табиблар аның сәламәтлегендә бернинди дә тайпылыш күрмәсәләр дә 5 елдан ул вафат була.

Казахстаннан Нәзирә Рөстәмова дигән хатын да 16 елга мәрткә китә. Уянгач аның кешеләрнең уйларын укый белү һәм дәвалау сәләте барлыкка килә. Нәзирә мәрткә киткәндә аңа бары 4 яшь була.

Ә бит мәрткә киткән кешеләрнең күмелү очраклары да күп булган. Бу турыда элек-электән үк төрле легендалар яшәп килгән. Ташландык зиратларны күчергәндә дөрес ятмаган сөякләрне үз күзләре белән күргән бер эксковаторчы соңгы көннәрен җүләрләр йортында уздыра. Аның кот очралык сүзләрен кешеләр чынга алырга да курка. Тереләй күмелгәннәрнең кайберләренә бәхет елмайган, якын тирәдә узып баручы кешеләр, яки зират караклары кабердән ишетелгән тавышка, аларны иреккә чыгарганнар. Тик үлеп терелгәннәргә кире туганнары янына кайтырга ярамаган. Шуңа күрә дә алар күз күрмәгән чит якларга китеп югалганнар.

Танылган рус язучысы Николай Гоголь исән чагында тереләй күмелүдән бик курка торган була. 1931нче елда Мәскәүдәге Данилов монастыре зиратын күчергәндә, чындырмы-ялганмы, танылган язучының баш сөяге борылган һәм табутның эче тырналып беткән булган диләр.

Борынгы гасыр шагыйре Франческо Петрарка турында күпләр белмидер. Ул заманнарда мәетне бер тәүлек күмәргә ярамый торган була. Шагыйрь күмәренә 4 сәгать калгач, туңудан торып утыра да, тагын әле 30 ел яши.

196нче елны Нью-Йорк шәһәренең бер дәваханәсенә урамда үлгән бер ир мәетен китерәләр. Патологоанатом скальпеле белән кагылуга, мәет сикереп торып утыра. Шоктан һәм куркудан табибның йөрәге ярылып үлә.

Бер Ленинград табибы сөйләвенчә, аның бабасы үзе үләр алдыннан гомере буе әнисен кызганып яши. Чөнки малайга 7 яшь булганда, әнисе кинәт үлеп китә. Бу кызу җәй көне була. Кешеләр хатынны өй уртасында өстәлгә сяткырып, үзләре кабер казырга китәләр. Малай үзенең сабыйлыгы белән әнисенең кулын тарткалый башлый. Шул чак хатын торып утыра да, ишеккә таба китә. Тик бусагадан чыга алмый егыла. Өне алынган халык, хатынның үлеме-тереме икәнен тикшереп тормыйча тиз арада илтеп күмәләр.

Медицина ягыннан караганда медиклар кешенең төгәл үлгәнлеген белә алмаган очракта дәваханәгә җибәрергә тиешләр. Гадәттә үлгән кешене 1-2 тәүлектән соң гына күмәләр. Бу вакытта инде мәет таркала башлый һәм үзенчәлекле ис тарала. Бүгенге көндә медицина алга киткән һәм тереләй күмелү мөмкин булмаган эш дияләр. Тик шулай да...

2011 елның декабрендә Симферополь шәһәрендә шундый очрак була. Үлгән дип моргка китерелгән мәет, музыка тавышына уянып китә. Әле ярый, моргта оркестр репитиция ясаган вакыт була.

2013 елның февралендә Псковской өлкәсендә 57 яшьлек ир ат, табиблар тарафыннан үлгән дип расланып моргның суыткыч камерасына озатыла. Ә чынлыкта ул әле исән булып, суыткыч камерасында гына өшеп үлә.

Бу язманы укыгач, әллә нәрсәләр яза бу хатын дип курыкмагыз. Хәзер инде тереләй күмелү очраклары юктыр. Беренчедән, бик күп мәетләрне үлгәч ярырга алып киләләр, икенчедән моргта кешенең терелүен күрсәтүче датчиклар бар диләр. Тик шулай да куркыныч булып китте әле. Мин үлгәч үземне ярырга яки яндырырга васыять әйтермен, мөгаен.

Илһамия ГАФФАРОВА.

 

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев