Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Модный булдым

Балалар үскәндә, матур кием алу турында сүз дә булмады. Башта аларны киендерәсе. Ирем - укытучы. «Хатыны начар икән, җүнләп киендерми дә» дип әйтмәсеннәр өчен, аны карадым, үземә чират җиткереп булмады. Киемнәрем тузып беткәч кенә, иң арзанлыларын, модадан чыкканнарын гына ала идем. Менә балалар үсеп канат чыгардылар да, туган ояларыннан очып...

Балалар үскәндә, матур кием алу турында сүз дә булмады. Башта аларны киендерәсе. Ирем - укытучы. «Хатыны начар икән, җүнләп киендерми дә» дип әйтмәсеннәр өчен, аны карадым, үземә чират җиткереп булмады. Киемнәрем тузып беткәч кенә, иң арзанлыларын, модадан чыкканнарын гына ала идем.
Менә балалар үсеп канат чыгардылар да, туган ояларыннан очып киттеләр. Уку йортларын тәмамлап, яхшы эшкә урнаштылар, шөкер, үз тапканнары үзләренә җитеп бара. Ирем дә миннән алданрак пенсиягә чыгып, авылга - кешесез калган туган йортына кайтып китте. Мин пенсиягә чыкканчы шәһәрдә калып торырга дип килешендек. Кайчандыр шау-гөр килеп торган квартир тып-тыныч калды. Утырам хәзер берүзем квартирда, гомер буе кеше көен көйләп өйрәнгәнгәдер инде, эч пошудан ишекле-түрле йөрим.
Шулай бервакыт, көзге каршына килеп утырдым да, үземне күзәтә башладым. Яшемә караганда өлкәнрәк күренәм икән, көзгедән миңа таба олыгая барган бер авыл хатыны карап тора.
Иртәдән үк нәрсәнедер үзгәр-тәсе килү теләге белән уяндым. Артык уйлап тормый, парикмахерскийга барып чәчемне кис-тердем, буяттым. Косметологка да кереп, кашымның формасын төзәттердем, ничек бизәнергә икәнен өйрәндем.
Чират кием кибетенә җитте. Монда мине баштанаяк күздән кичергәч, кием сайларга булыштылар. Үз эшләренең осталары булып чыктылар - килешле киемнәр табып бирделәр.
Квартирга кайткач, тагын көзге каршына бастым. Бу юлы инде миңа матур чәчле, килешле киемле мөлаем гына бер хатын карады. Матур булу өчен акча кызганмаска кирәк икән. Чыгымнарымны исәпләдем: парикмахер -
800 сум, косметолог-визажист - 2 мең сум, киемнәр - 4 мең. Ягъни, миңа 7 мең сум акча җитте.
Кадерле хатын-кызлар, үзе-безне хуҗабикә итеп кенә түгел, ә чибәр ханым итеп тояр өчен әллә ни күп тә кирәк түгел икән бит. Киемне ай саен алып тормыйсың инде, ә менә айга бер мәртәбә үзеңне осталар кулына тапшырсаң, ярап тора. Әйе, балалар үстергәндә авыр, тик 40-50 яшьтә модалы киенеп, үзеңне карап йөрергә була.
Матур киемнәрем, прическам белән ирем янына да кайтып килдем. Дөрес, ул әллә ни игътибар итмәде, тик мин аның өчен түгел, ә үзем өчен тырыштым.
Дамирә Г.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев