Туган як

Модада – йомшак татар чүәкләре

Җәйге күлмәкне нәрсәгә алыштырырга, аяк киеменең кайсысы уңайлырак? Алтын көз уртасында «Түбән Кама хатын-кызлары» оешмасы стилистлар белән очрашу оештырды һәм асыл затларыбыз җавапны белгечләрдән ишетә алды. Татар ханымнары «Сөембикә» журналы вәкилләре белән дә аралашты.

Заман модасында шәрык бизәлешенә игътибар арта. Стилист Альбина Яковлева һәм «Сөембикә» журналының редактор урынбасары Рәмзия Кашапова зәвык төшенчәсен аңлатканда, бу күренешкә аеруча басым ясадылар. Ә мисаллар эзләп ерак барасы түгел, алар чыгыш ясаучыларның өстендә иде. Безгә якын булган яшькелт төсмерләр модада, ак һәм кара белән кушканда да яхшы. Мәскәү белгече үзе фуксия (куе алсу) төсендәге күлмәктән иде, ул һаман да актуаль икән. Берничә рәт муенсасы бик урынлы. Бизәнү әйберләре, әлбәттә, кием фасоны буенча сайлана, тик муен озынлыгын, хәтта яшь үзенчәлекләрен дә онытмаска кирәк. Рәмзия ханымның кулындагы беләзегенә игътибар итми калмадылар. Казан осталары ясаган. Сәхнәгә чыгарылган билле озын күлмәкне хаситә һәм яка чылбыры белән кигәнен бик кызыклы итеп сөйләде. Әйе, әйе, кулдан эшләнгән милли бизәнү әйберләре трендка әйләнеп бара. 
Заманча атаганда, хенд-мейд стиле, ягъни кул иҗаты, аяк киемендә дә чагылыш тапкан. Үкчәле туфлиләр бәйрәм һәм зур тантаналарда кию өчен урынлы. Көндәлек кию өчен яшьләр күн лоферлар (тәбәнәк үкчәле, ирләр аяк киемен хәтерләткән туфли), җиңел слиперлар (үкчәсез туфли) сайлый, аларны өлкәннәр дә үз итте. Менә шуңадыр да, безнең «йомшак татар чүәкләренә бүген сорау зур икән. Чит илләрдә чигүле читекләребезнең бер пары өчен мең евро бирүләре дә мөмкин», – диде Альбина Яковлева. Иң гаҗәпләндергәне: аягындагы мюлилар (артсыз аяк киеме) булды. Лоферга охшаш, тик арткы өлеше юк. Каракүлдән тегелгән бер парны Рәмзия ханым Урта Азиядән алып кайткан. Ә аның үзендә Ташкент осталары теккән яссы табанлы аяк киеме иде. Өсте җете төсләрдәге бәрхет һәм ефәктән булганга, бик затлы күренә.  
Кием үрнәкләрен күрсәтергә сәхнә түренә залда утыручылар үзләре чакырылды. Төрле һөнәр ияләре, яшьләре буенча да аерылып торалар. Үлчәм үзенчәлекләре, шулай ук, исәпкә алынган. Офис таләпләренә туры килерлек һәм театрга барырга да кулай фасоннар тәкъдим ителде. Сатып алып та булды. Китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина, мәсәлән, үзе киеп күрсәткән күлмәкләрнең икесен сайлады, «Ак калфак» чараларына йөрер өчен ефәк яулык алды. Ефәк дигәннән, аны җәйдә түгел, ә салкыная башлагач кияргә киңәш иттеләр, чөнки табигый тукыма тәнгә җылылык бирә. Җирле «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина милли зөбәрҗәт төсендәге бизәнү әйберләренә тукталды. «Сөембикә» ханымнары белән аралашу – үзе бер вакыйга. Сүз уңаеннан, татар хатын-кызлары өчен чыгып килүче бердәнбер журналга 1913 елда татар купецларыннан булган ир кеше нигез салуын билгеләп үттеләр. Күпкә яшь хәләл җефете өйдә үз эченә генә бикләнеп утырмасын, ә дөнья яңалыкларын белеп торсын һәм ире каршында һәрвакыт серле булып калсын, дигән максат куйган булган ул.
Әлфия ХАФИЗОВА.
Руслан Исламов фотолары.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: