Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Моң бирүчеләр

Сез беләсезме, музыка балага бик уңай тәэсир итә икән. Моны өйрәнгән японнар, музыканы мәктәптә төп предметларның берсе итеп керткәннәр.

Балалар җырлаганда дөрес сулыш алырга өйрәнә. Җырлау кайбер сулыш юлы авыруларын җиңәргә дә булыша. Хор да җырлау, тотлыгуның җиңел формасы белән көрәшергә ярдәм итә икән. Музыканың нинди дә булса төре белән шөгыльләнү, умыртка баганасына да уңай йогынты бирә дип нәтиҗә ясаганнар, музыканың кешегә тәэсирен өйрәнгән галимнәр. Тиз кызып китүчән балаларга, классик музыка тыңлатырга киңәш ителә. Тамашачы алдында чыгыш ясау балаларның үз-үзенә ышанычын арттыра. Менә шушы алда язылганнарны үзләренең максатлары итеп алып, эшлиләр 64нче балалар бакчасының музыка белгечләре Фиалка Шәйдуллина һәм Алсу Әсхәдуллина.
Татар балалары ана телендә сөйләшмиләр, үз телләрен белмиләр дип зарланып йөрүчеләр шактый күп булса да, нәтиҗәле эш күрсәтүчеләре бик аз. Ә бу язма геройлары күп сөйләшмиләр, тыныч кына балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбиялиләр, чиста, матур итеп татарча җырлаталар.
Аларның шәкертләре шәһәрдә, күрше-тирә шәһәрләрдә үткәрелгән конкурсларда, лауреат булмый калганнары юк. Ә бит балалар бакчаларында 3-6 яшьлекләр тәрбияләнгәнен, һәм күпчелек әти-әниләренең үз сабыйлары белән татар телендә аралашмавын истә тотсак, бу нәниләрне татарча дөрес итеп җырларга өйрәтү өчен шактый тир түгәргә кирәк.
Туган телгә, ана теленә мәхәббәт шулай кече яшьтән, татар моңы аша сеңә. Кечкенәдән үк татарча сөйләшеп-аралашып, татар моңында үскән бала, үсеп җиткәч тә ана теленнән, халкы моңыннан аерылмас, балаларын да милләтенең асыл улы итеп тәрбияләр.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев