Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

«Мин пешерергә яратам»

Мин пешеренергә яратам. Төрле-төрле эчлекләр белән, пироглар, пешерәм, эремчек тә ясыйм, ипи дә салам.

Бер яктан, үзең пешергәч, һәр ризыкка катнаштырылганын төгәл беләсең, икенчедән, аның тәме дә башка була. Кайбер рецептлар серләрен «Асылбикә» сәхифәсен укучыларга да җиткерәсем килде.

Эремчекне ясавы катлаулы түгел. 3 литр сөтне кайнатып чыгаргач, 0,5 литр кефир өстим. Сөт эреп, бераз гына кайнатып торам да газны сүндерәм. Ә әзрәк суына төшкәч, сөзгечтән сөзәм. Нәтиҗәдә, бер кило чамасы тәмле һәм файдалы эремчек әзер була. Эремчек суын түкмим, аның белән чәчемне юам.

Ә ипи пешерергә мине әнием бала чагымнан ук өйрәтте. Таңнан алып кичкә кадәр басуда колхоз эшләрендә булгач, пешерергә вакыты калмый иде. Шуңа күрә миңа чүпрәле әчетке куярга, камырны басарга өйрәтте. Ипине әле дә шул рецепт белән пешерәм.

3 чәй кашыгы киптерелгән чүпрәне 1 стакан (200 миллиграмм) җылы суда җебетеп, аңа 2-3 чәй калагы шикәр комы салабыз. Аннары савытка ипи басу өчен кирәк булган он күләменең өчтән бер өлешен, җылы су һәм кабарган чүпрәне салып, барысын да бутыйбыз. Камыр сыек һәм төерсез булырга тиеш. Аны 2 сәгатькә җылы урынга куябыз. Бу вакыт эчендә камыр 2-3 мәртәбә арта, аннары шиңә башлый. Әзер апарага тагын бераз җылымса су, үсемлек мае, тоз, бераз шикәр комы өстәп, онның калган өлешен аз-азлап салып, камырны басабыз. Ул бик тыгыз булмаска тиеш. Аннары кабат җылы урынга куярга кирәк. Камыр кабаргач, ике тапкыр «төшергәч», аннары май сөрткән табага яки махсус формага салабыз, кабаргач, газ миченә тыгып 180-200 градуста бер сәгатьтән артыграк пешерәбез (анысын ипинең зурлыгына карап билгелибез).

Фото авторның шәхси архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев