Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Миләүшә гөленең дусты – абага

Шушы көннәрдә асылбикәләребезнең берсе редакциягә шалтыратып, өй гөлләре үстерү буенча киңәшләр бирү турында язуыбызны үтенде. Шуңа күрә тагын бер сәхифә булдырырга карар кылдык. Гөлләр үстерүдә тәҗрибәгез булса, киңәшләр бирә аласыз икән - рәхим итегез! Ә бу санда миләүшә гөле турында язабыз. Миләүшәне төрле савытта үстерергә ярый. Шулай да кызыл балчык...

Шушы көннәрдә асылбикәләребезнең берсе редакциягә шалтыратып, өй гөлләре үстерү буенча киңәшләр бирү турында язуыбызны үтенде. Шуңа күрә тагын бер сәхифә булдырырга карар кылдык. Гөлләр үстерүдә тәҗрибәгез булса, киңәшләр бирә аласыз икән - рәхим итегез! Ә бу санда миләүшә гөле турында язабыз.
Миләүшәне төрле савытта үстерергә ярый. Шулай да кызыл балчык һәм пластмасса чүлмәкләр иң кулай санала. Савыт кечерәк булган саен гөл яхшырак һәм тизрәк үсә, купшырак чәчәк ата. Мәсәлән, яшь миләүшә үсентесен 5 см, ә чәчәк атканын 7-8 см диаметрлы савытка утыртырга кирәк. Зур гөлне исә 10-12 см диаметрлы савытка күчереп утыртырга киңәш ителә. Зур савытка утыртылган миләүшә, тора-бара тамыры череп, шиңүчән була.
Миләүшә утырту өчен җир махсус әзерләнә. Туфракның һава, су үткәрүчән көпшәк һәм бик туклыклы булуы зарур. Шундый туфракка утыртылган миләүшә өстәмә тукландыруга мохтаҗ түгел. Ә менә «майлы» кара, кызыл һәм сусыл туфракны миләүшәләр яратмый. Кайберәүләр, әйтик, аны бакчадан яисә чәчәк түтәленнән алган җиргә утырталар. Бу һич тә дөрес түгел. Чөнки туфрактагы бактерияләрдән зарарланып, гөлнең авыруга сабышуы мөмкин.
Зур миләүшәләрне ел да яңа җиргә күчереп утырту сорала. Күчереп утырту өчен яз белән җәй иң уңайлы чор. Кышкы кыска көннәрдә утыртылган гөл бик үк яхшы үсеп китә алмый. Туфрагын кибеттән сатып алган очракта, аңа барыбер елга комы белән сфагнум мүге өстәргә кирәк булачак, һәм шулай ук бу җир катнашмасын да парландырып алу зарур.
Миләүшәне яфрактан үрчетәләр. Моның өчен матур, каты яфракны ботактан 3-4 см запас калдырып, лезвие белән кисәләр һәм җылы суда тамырландыралар. Шул ана яфрактан үсеп чыккан ботакчык төп яфракның 3/1 өлешенә җиткәч, үсентене күчереп утыртырга ярый. Берничә ботакчык булса, һәрберсен аерым-аерым утыртырга кирәк.
Миләүшә кояшның туры нурларын ошатмый. Аны үстерү өчен көнчыгыш ягындагы тәрәзә төбе иң кулай санала. Дөрес, ул төньяктагы тәрәзә төбендә дә яхшы үсә, әмма анда кышын чәчәге аз ата. Шул ук вакытта күптөрле миләүшәләр яктылыкны төрлечә кабул итә. Мәсәлән, карасу-яшел яфраклысы ачык яшеллеләргә караганда яктылыкны күбрәк яратучан. Аннары, бу төр гөлләргә яктылыкның дәвамлылыгы да бик мөһим. Шунлыктан аларга кышын өстәмә яктылык җайланмасы ясап кую үзен аклый. Моның өчен 40 ваттлы лампочканы гөлгә 15-20 сантиметр ераклыкта куеп, октябрьдән февральгә кадәр, көнгә 10 сәгать дәвамында яктыртырга кирәк.
Миләүшә өчен идеаль температура 20-24 градус җылы санала.
Температура түбән булганда, гөл авырып, үсүдән туктарга мөмкин. Моннан тыш, миләүшәгә даими дымлы һава кирәк. Ә менә җиләс урынны миләүшә яратмый. Шунлыктан форточка ачканда аларны читкәрәк этәреп куярга тырышыгыз.
Миләүшәгә тәүлек дәвамында тоныкландырып тоткан җылы су гына сибәргә ярый. Салкын су аның тамырын зарарлый. Гөлгә ничә тапкыр су сибү аның нинди шартларда һәм нинди савытта үсүенә бәйле. Коры бүлмәдә, мәсәлән, кухняда үскәненә суны ешрак сибәргә кирәк. Гөлнең өске катламы коры, ә асты дымлы торырга тиеш. Ә инде су сибеп 3-4 көн үткәч тә, гөл төбе юеш торса, бу аның тамыры авырый башлаганны күрсәтә. Бу очракта миләүшәне яңа туфракка күчереп утырту зарур.
http://syuyumbike.ru/index.php

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев