Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

«Мендәрем астында – ручка һәм дәфтәр»

Айзирә Шакирянованы бик еш төрле әдәби, мәдәни чараларда күрергә насыйп була, еш кына милли конкурсларда катнаша. Өстәвенә, шәһәребезнең «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы әгъзасы да ул! Ә үзе балалар бакчасында хезмәт куя. Мондый активлыкка вакытны каян таба икән Айзирә?

Айзирә ханым Мөслим районының Октябрь авылында туып үскән, Минзәлә педагогика көллиятен, аннары Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. 49 нчы балалар бакчасында башта – җиде ел тәрбияче, ә хәзерге вакытта өлкән тәрбияче булып эшли. Ире Ленар белән ике кыз тәрбиялиләр: Камилә медицина көллиятендә, Әмирә 7 нче мәктәпнең 2 нче сыйныфында белем ала.
– Әйе, төрле чараларда еш катнашырга туры килә. Теләк булса, вакыт табыла. Балаларымны да үз үрнәгемдә тәр-бияләргә тырышам, бергә катнашабыз. Максатым бервакытта да җиңү булмый. Әгәр миңа карап, үз балаларым, шулай ук бакчадагы минем төркемгә йөрүче сабыйлар татар телендә шигырь ятласа, татар язучыларын белсә, нинди шатлык! – ди Айзирә Шакирянова.
Ел саен шәһәребездә «Солдат пирогы» акциясе уза. Ә берничә ел элек Түбән Кама гүзәл затлары солдатларга чәкчәк пешергән. Акцядә Айзирә ханым да катнашкан. 49 нчы балалар бакчасының кече тәрбиячесе Лилия апа Әгъзамова белән ул күп итеп чәкчәк пешереп, бизәп тә куйган. «Иң оригиналь рецепт» өчен Рәхмәт хаты белән дә бүләкләгәннәр үзләрен.
Айзирә ханым китап укырга ярата, өендә дә китаплар күп. Ә бу – бүгенге көн өчен сирәк күренеш. Әниләре үрнәгендә кызлары да укый. Ләкин иң яраткан эше – иҗат.
– Кем ничек йоклыйдыр, ә минем мендәр астында һәрвакыт ручка һәм дәфтәр була. Төнлә илһам килсә, балалар бакчасында уздырасы чараларга сценарийлар буенча фикерләрне яки туган шигырьләремне теркәп куям, – ди героебыз. Сүз уңаеннан, ике методик кулланмасы дөнья күргән инде аның. Аларда бәйрәм сценарийлары да, шигырьләре дә урын алган. Олы кызы Камилә дә шигырьләр яза икән.
Айзирә ханым бәхәскә керергә ярат-мавы турында да әйтте. Хәзер өлкән тәрбияче булса да, тәрбиячеләрне ачу-ланмый, чөнки әти-әнисе кечкенәдән үк кешеләрне рәнҗетмәскә, олыны – олы, кечене кече итәргә өйрәткән. Шуңа да, үзе әйтүенчә, коллективлары бик тату икән.
Айзирә Шакирянова бәхетле хатын, ана булу сере белән дә уртаклашты.
– Сере бик гади: янымда яраткан ирем, балаларым бар, барыбыз да сәламәт һәм булганына шөкер итәбез. Әздән дә тәм табып, сөенеп яшибез, – дип аңлатты ул.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X