Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Мавыгуга гына әйләнмәсен

Бүгенге тормыш ритмында бернигә өлгереп булмый: эшлисе, өй җыештырасы, аш пешерәсе, балалар тәрбиялисе, ир көен көйлисе бар… Бизәнү иртән шактый вакытны ала. Шул ук вакытта матур буласы килә. Шуӊа күрә перманент макияж (татуаж) ярдәме белән гүзәл затлар косметикасыз да матур булып кала ала. Нәрсә соӊ ул татуаж? Мастер Анжела Андрианова...

Бүгенге тормыш ритмында бернигә өлгереп булмый: эшлисе, өй җыештырасы, аш пешерәсе, балалар тәрбиялисе, ир көен көйлисе бар… Бизәнү иртән шактый вакытны ала. Шул ук вакытта матур буласы килә. Шуӊа күрә перманент макияж (татуаж) ярдәме белән гүзәл затлар косметикасыз да матур булып кала ала. Нәрсә соӊ ул татуаж?
Мастер Анжела Андрианова кабинеты стоматология бүлмәсен хәтерләтә: кресло, өстәл, ниндидер инструментлар... Анжела ак халаттан, кулларында перчатка, табиблар баш киеме, битендә маска. Белгеч шулай киенергә тиеш.
Татуаж - татуировка, тәнгә рәсем төшерү. Армиядә булган егетләрдә күргәнем бар. Рәшәткә артында утырып чыкканнар тәнендә дә бар ул. Бизәнү өчен булганы биткә төшерелә: күз кабакларын, кашларны, иреннәрне матурлау өчен.
- Нигездә, процедурага 40-50 яшьтәге хатын-кызлар килә. Әмма 60 яшьлекләр дә очрый. Мисал өчен, шәһәр мунчаларыныӊ берсендә эшләүче бер хатын эсседә тирләп, битендәге буявы агып төшә торган иде. Аӊа «кашлар» һәм өске күз кабагына «уклар» ясадык. Хәзер макияж белән проблемасы юк, - дип аӊлата белгеч.
Аӊа Кама Аланыннан, Яр Чаллыдан, Казаннан да киләләр. Еш кына апа- әбиләрдән соӊ кызлары, оныклары килә. Кайберәүләр татуаж ярдәмендә биткә ниндидер кечкенә үзгәрешләр кертергә тели. Кемгәдер ул, чыннан да, бик кирәк. Мисал өчен, сирәк яки төссез кашлы хатын-кызларга. Моныӊ өчен буяу салынган махсус аппарат белән нечкә генә «чәч бөртекләре» ясала. Ѳске күз кабагындагы ук күз карашын тәэсирле итә. Тигезсез яки артык юка иреннәр пөхтә һәм ачык төсле була. Косметикага аллергия булганнар өчен дә менә дигән чара бу!
Анжела кайчандыр бухгалтер булып эшләгән. Ә декрет ялына чыккач, перманент макияжы белгече һөнәрен үзләштергән. Әмма яӊа технологияләр көн саен туып тора. Шуӊа күрә белемен арттыру өстендә гел эшли ул: мастер-классларда, конференцияләрдә катнаша, курсларда белем ала.
Әйтергә кирәк, мондый матурлык өчен шактый гына акча сарыф итәргә туры киләчәк. Әмма матурлыкны 3-5 ел дәвамында саклау өчен бу күп түгел. Дөрес, кояшта кызынырга яратучы затларда буяу тизрәк уӊа. Шуӊа күрә башта махсус крем сөртегез.
- Клиентларымда зәвык тәрбияләргә тырышам, - ди Анжела. - Һәр нәрсәнеӊ чамасы булырга тиешлеген онытмыйк. Иреннәр артык кызыл, кашлар артык кара төстә булса матур түгел. Шуӊа күрә теләкләре мавыгуга әйләнгән кешеләрне кабул итмим.
Татуаж ясатырга ярамаган очраклар да бар. Шулар арасында ВИЧ авыруы, йөклелек, бума чире, югары кан басымы, җитди соматик авырулар һ.б. Белгеч һәр клиентка бу турыда әйтергә һәм килешү төзергә тиеш.
Бу язмам кайбер гүзәл затларда татуаж ясау теләге тудырыр, икенчеләре «иӊ мөһиме - табигый гүзәллек» дияр. Аларның һәрберсе хаклы. Һәр кешенеӊ үз фикере.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев