Туган як

Матурлык тудыручы

Мин үзем бияләй белән оекбаш кына бәйли белгәч, кофта, күлмәк ише киемнәр бәйләүчеләргә сокланып карыйм. Лилия Әбунәгыймова - шундый остабикәләрнең берсе. Үзе дә, апалары да бәйләргә әниләреннән өйрәнгәннәр. Әниләре йонны да үзе эрли торган булган. - Мин мәктәптә укыганда ук бияләй-оекбашлар бәйли башладым. Беренче баламны йөрәк астымда йөрткәндә дустыма кызы...

Мин үзем бияләй белән оекбаш кына бәйли белгәч, кофта, күлмәк ише киемнәр бәйләүчеләргә сокланып карыйм. Лилия Әбунәгыймова - шундый остабикәләрнең берсе. Үзе дә, апалары да бәйләргә әниләреннән өйрәнгәннәр. Әниләре йонны да үзе эрли торган булган.
- Мин мәктәптә укыганда ук бияләй-оекбашлар бәйли башладым. Беренче баламны йөрәк астымда йөрткәндә дустыма кызы туу уңаеннан комбинезон, кофта һәм пинеткалар комплекты бәйләп бүләк иттем, - дип искә төшерә Лилия. - Аннары кызым Сөмбелгә кием бәйләдем.
Ул күбрәк балалар өчен иҗат итә: комбинезоннар, плед, пинеткалар, челтәрләп бәйләгән күлмәкләр, панамкалар соклану тудыра. Кыш җитсә, бияләй, башлыклар, шарфларга, кофталарга чират җитә. Олырак кешеләр өчен сирәк бәйли.
Яңа туган балаларны фотога төшерү модасы кергәч, фотосессия өчен комплектлар бәйли башлаган.
- Үземә ни дә булса бәйләргә вакытым җитми, иремне, балаларны киендерәм. 5 яшьлек Сөмбелем, 2 яшь тә 10 айлык Кәримем, кулымда җеп белән бәйләү энәсе яки ыргак күрсәләр: «Бу миңамы?» - дип сорыйлар, ди Лилия.
Булганнан бар да була, диләр. Тырыш хуҗабикә уенчыклар да бәйли, кызлар өчен фоамираннан чәчәкләр ясап, баш бәйләвече тегә. Бу көннәрдә генә аның тагын бер сабые дөньяга килгән. Шатлык канатландыра, илһамландыра бит ул. Лилияне котлап, сәламәтлек, уңышлар, гаилә бәхете телибез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 май 2018 - 13:31
    Сугышлар булмасын, дип сорый Безнең әти белән әнине авылда бик хөрмәт итәләр иде. Әти – фронтовик, әни – күпләр кебек, күп кенә михнәтләр күргән тыл хезмәтчәне. Икесе дә Түбән Кама районында туып үскәннәр, әмма бер-берсе белән 1951 елда гына танышканнар.
    32
    0
    0
  • 18 май 2018 - 13:21
    Подъездга керерлек түгел… Сөембикә урамындагы 72нче йорт, Тынычлык урамындагы 14 нче йорт янындагы чүп үләне баскан бушлыкта Нефтехимиклар паркы төзелгәч, бик шатланган идек. Ялгышканбыз икән…
    28
    0
    0
  • 18 май 2018 - 13:18
    Яңа аллея Түбән Камада риэлторторлар үз аллеяләрен булдырганнар.
    26
    0
    0
  • 18 май 2018 - 13:17
    Түләмиләр Түбән Камада җылылык сезоны майда тәмамланса да, кешеләр бурычларын капларга ашыкмый.
    14
    0
    0
  • 4 май 2018 - 12:59
    Нижнекамск читает Габдуллу Тукая--2018. Выпуск 1
  • 27 апрель 2018 - 12:41
    Футбол буенча дөнья чемпионаты узганда Казанда 12 кинотамаша булачак
  • Безне яратып укыйлар
Реклама
  • 18 май 2018 - 13:31
    Үзгәрешләргә әзерме? Әзер! Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин журналистлар өчен шәһәрдәге төзелүче һәм төзекләндерелүче объектлар буенча күчмә утырыш уздырды.
    30
    0
    1
  • 15 май 2018 - 10:49
    Саксызлыкмы, әллә махсус зыян итәләрме? Узган атна ахырында янгыннар күп булды. Янгын сүндерүчеләрнең кисәтүләренә карамастан, кешеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәми.
    47
    0
    1
  • 18 май 2018 - 11:40
    Ата-ана яратуын тоймагач... Җәмәгать транспортында, бигрәк тә ерак арага барганда, янәшәңдә утыручы белән сөйләшеп барсаң, юл кыскарак та, җиңелрәк тә тоела. Тик бу юлы янәшәмдә утырган кыз баланың үз тормышы турында сөйләве минем юлымны кыскартмады. Алай гына да түгел, мине тирән уйга салды.
    36
    0
    1
  • 18 май 2018 - 13:31
    Сугышлар булмасын, дип сорый Безнең әти белән әнине авылда бик хөрмәт итәләр иде. Әти – фронтовик, әни – күпләр кебек, күп кенә михнәтләр күргән тыл хезмәтчәне. Икесе дә Түбән Кама районында туып үскәннәр, әмма бер-берсе белән 1951 елда гына танышканнар.
    32
    0
    0
  • 18 май 2018 - 13:31
    Үзгәрешләргә әзерме? Әзер! Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин журналистлар өчен шәһәрдәге төзелүче һәм төзекләндерелүче объектлар буенча күчмә утырыш уздырды.
    30
    0
    1
  • 18 май 2018 - 13:21
    Подъездга керерлек түгел… Сөембикә урамындагы 72нче йорт, Тынычлык урамындагы 14 нче йорт янындагы чүп үләне баскан бушлыкта Нефтехимиклар паркы төзелгәч, бик шатланган идек. Ялгышканбыз икән…
    28
    0
    0
  • 18 май 2018 - 13:18
    Яңа аллея Түбән Камада риэлторторлар үз аллеяләрен булдырганнар.
    26
    0
    0
  • 18 май 2018 - 10:30
    Туктамыйм Кайчандыр сары төскә буялган, пычрак «шестерка»да авылдан килүче Динарисны шәһәр урамына керүгә ГАИ инспекторы туктатты. «Машинагыз пычрак, номеры күренми, штраф түләргә туры киләчәк», – дип, яшь инспектор аның документларын тикшерә башлады.
    22
    0
    0
  • 18 май 2018 - 11:48
    Яшь шахматчылар җиңү яулады 29 апрельдән 2 майга кадәр «Зәңгәр күл» балалар сәламәтләндерү лагеренда сугышчы-интернационалист Олег Моисеев истәлегенә багышланган 30нчы юбилей шахмат ярышлары үтте.
    21
    0
    2
  • 18 май 2018 - 11:29
    Бөтен татар бер Казанда җыелышты Соңгы вакытта телебез бетеп килә дигән сүзләрне еш ишетергә туры килгән чорда, милләтебезнең һичкайчан юкка чыкмавын тагын бер кат дәлилләүче чарада катнашырга туры килде миңа. 22-25 апрельдә мәркәзебез Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча VI Халыкара олимпиада узды. Дөньяның кайсы җиреннән генә килмәгән иде монда татарлар! Кытай, Финляндия, Төркия, Казахстан, Япония, Франция, Эстония, Индонезия... Гаҗәп бит!
    17
    0
    0
Ночной режим