Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Матур, ләкин зарарлы

Соңгы елларда модага«кроссовки»лар үтеп керде. Балалар һәм яшүсмерләр бу аяк киемен ел әйләнәсе киеп йөри.

Әле алай гына түгел, шактый кыска носки кияләр. Кышкы салкыннарда шуларның чалбарларыннан күренеп торган һәм күгәрчен тәпие кебек кызарган аякларын күреп, күзгә яшьләр килә. Ирексездән озын кунычлы бер җылы носки бүләк итәсе килә башлый. Юк шул, андыйны кимиләр, «модный» түгел бит алай. Яшүсмерләрнең күпчелеге кроссовки киюенә мин генә түгел, табиблар да, аеруча травматологлар борчыла икән.
Чөнки, кыш көне кроссовки киеп йөрүчеләр ешрак егыла һәм аяк сөякләрен сындыра. Травматологлар, әти-әниләрне балаларына аяк киеме сайлаганда игътибарлы булырга чакыра.
Әле бу гына түгел, кроссовки кию белән мавыгуның башка зарары да күп. Әйтик, гел бу аяк киеменнән йөрүчеләрдә үкчә сөяле (шпоралар), гади аяк киеменнән йөрүчеләрнекенә караганда ешрак чыга икән. Гел кроссовкидан гына йөрү яссы табанлылык та китереп чыгарырырга мөмкин. Һәм тагын шунысы да бар – балагызның аягында гөмбә авыруы башланса, аны дәвалавы күпкә авыр.
Мин әле кроссовкиларның зыяны турында берничә генә факт китердем, ә алар шактый. Әгәр күпме әйтеп тә, балагызны ел әйләнәсендә кроссовки киеп йөрү гадәтеннән ташлата алмыйсыз икән, аларның сезонга туры килгәнен, дөресен һәм ышанычлысын сайларга тырышыгыз.

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X