Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Матур да, арзан да

Сер түгел, хәзер күбебезнең сумнары гына түгел, тиеннәре дә исәптә. Тик һәр хуҗабикәнең әледән- әле өендә азмы-күпме үзгәреш кертеп торасы килә.

Бүген сүзебез арзанлы һәм матур дизайн хакында булыр. Артык күп акча туздырмый гына, квартирны үзгәртергә, бизәргә мөмкин.
Әгәр сезнең бүлмәгездә модадан чыгып бара торган шкаф тора һәм яңасын алырга акчагыз җитеп бетми икән, аны үзенчәлекле итеп, яңартырга кирәк. Моның өчен безгә гадәти көзге ярдәмгә килер. Аларны шкаф ишекләренә ябыштырсак, җиһаз да яңарачак, бүлмәгә өстәмә яктылык чыганагы да булачак.
Фатирда үзгәрешләр кертергә яраткан гүзәл затларга тукыма беренче ярдәмче. Фантазияңне эшкә җигеп, әллә ниләр ясарга мөмкин бит. Диванга төрле төстәге мендәрләр тегеп куярга була. Пуфик япмасын алыштыру да әллә ни күп көч сорамый. Әгәр алда телгә алган көзгеләр белән шкаф үзгәртү идеясе ошамаса, шкафларыгызның ишекләрен алыгыз да, аңа матур, үзенчәлекле япма тегеп куегыз. Бүлмә интерьерын үзгәртү максатыннан шулай ук төрле төстәге тәрәзә пәрдәләрен берләштерергә, курыкмыйча, чәчәкле, шакмаклы, бер төстәге пәрдәләрнең төсләр гаммасын туры китереп куя аласыз икән, бу матур һәм үзенчәлекле булачак.
Кайбер вакытларда инде ремонттан соң, чыбыклар сузарга туры килә. Әйтик, бүлмәгә интернет үткәрдегез, яки телевизорның урынын алыштырдыгыз ди. Яңа сузган чыбыкларны да матур итеп яшерергә була. Мисал өчен, кырына яфраклар тезеп үрмәле гөл итегез.
Бүлмәне бизәгәндә хэндмейд (иске җиһазга яңа тормыш бирү) стиле дә, бервакытта да популярлыктан төшеп калмады. Әйтик, суыткычыгыз искерде һәм саргайды ди. Аны башта бертөрле буяу белән генә буяп, кабат төрле бизәкләр ясарга була. Бизәк ясый алмасагыз, скотчлар белән буй-буй полосалар да яңа төсмер бирәчәк.
Бүлмәгездә гадәти контейнерлар, гөл савытлары, кашпо урынына винтаж аксессуарлар куярга өйрәнегез.
Исегездә тотыгыз: фатирны бизәгәндә вак-төякләр юк. Хәтта вентиляция рәшәткәләрен, розетка һәм кабызгычларны да сәнгать әсәрләренә әйләндерергә була.
Әгәр квартирыгыз студия булса яки өегездә бер зур бүлмә бар икән, караватыгызны матур балдахин белән әйләндереп алыгыз. Ул балдахинны ел фасылына карап үзгәртергә дә була.
Гадәти булмаган түшәм – бүлмәнең йөзе. Гадәттә, без түшәмне караңгы төскә буярга ярамый, дип кабул итәргә күнеккән. Яки нинди дә булса бизәк ясау килешми дип уйлау дөрес түгел.
Бүлмәгездә тәрәзә бәләкәй булса, аны бөгелгән карниз белән зуррак итеп күрсәтеп була.
Идәнгә килсәк, әгәр линолеумы искергән икән һәм аны әлегә алыштырырга җыенмасагыз, сыйфатлы буяу белән үзгәртеп куя аласыз. Әле ике төрле буяу, мәсәлән ак-кара төсләр белән шахмат тактасы ясарга да була.
Идән темасын дәвам итеп, сүз плинтус хакында. Тар плинтусларга караганда киң плинтусларның матуррак булуы белән килешәсездер. Тик андый плинтусларның бәясе кыйммәтрәк. Мондый хәлдән чыгу өчен, тар молдинг (аның бәясе арзан) алып плинтустан өстәрәк ябыштырыгыз һәм арасын буяп куегыз. Бу киң плинтуска ошый һәм бик матур була.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X