Туган як

Матур булыйм, дисәң...

Көндәлек макияж өчен «косметичка»да төс кертә торган крем, «консилер» (корректор), пудра, алсу яки персик төсендәге «румяна», үзеңә туры килә торган теньнәр, тушь, иреннәр өчен ялтыравык яки иннек булырга тиеш. Алсу төстәге «румяна» бит тиресен яшь күрсәтә. Алсу, персик төсләре һәркемгә килешә һәм йөзне ачып, сафландырып җибәрә. Керфекләр өчен тушьны 3...

Көндәлек макияж өчен «косметичка»да төс кертә торган крем, «консилер» (корректор), пудра, алсу яки персик төсендәге «румяна», үзеңә туры килә торган теньнәр, тушь, иреннәр өчен ялтыравык яки иннек булырга тиеш.
Алсу төстәге «румяна» бит тиресен яшь күрсәтә. Алсу, персик төсләре һәркемгә килешә һәм йөзне ачып, сафландырып җибәрә.
Керфекләр өчен тушьны 3 айдан да артыграк кулланырга киңәш ителми.
Иреннәр өчен помада яки ялтыравыкларның персик һәм алсу төстәгесе отышлы булыр.
Күзләр өчен тень сайлаганда 3 яки аннан күбрәк төс булганын сайлагыз. Ачыграгы - күзнең эчке кырые һәм кашлар астына, уртачасы - бөтен күз кабагына, караңгы төс күзнең тышкы кырыена буяла.
«Консилер» күз төбендәге зәңгәрлекне, бетчә,купероз кебек тән тиресендәге вак җитешсезлекләрне яшерү өчен кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: