Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Көзләрдә сагыш сарса...

Үземне депрессиягә тиз бирешәм дип уйламыйм. Тик шулай да, сентябрь ае җитүгә, күңелне сагыш баса, еш төшенкелеккә биреләм.

Җәен эш күп бит, җебеп утырырга вакыт юк. Ә көзгә аяк басуга, ирем берәр авыр сүз әйтсә дә, туктый алмый елый башлыйм. Эштә дә бер нәрсәгә кул бармый. Беләм, болай эшләргә ярамый. Тик психологларга баруны кирәк санамыйм, чөнки аларга ышанмыйм. Төшенкелеккә бирелгән чакларда башкалар кебек спиртлы эчемлекләр эчәргә салышмыйм, үземне кулда тота алам. Бер елап алгач, күңелләр җиңеләеп китә бит. Ярый әле ирем яхшы, мине артык битәрләми. Мин тузынгалап йөргәндә үзенә нинди дә булса бер эш табып, өйдән чыгып китә дә, я гаражда, я машинасында казына. Ә бер елап алгач, күңел бушап, җиңеләеп кала. Ниндидер авыр йөктән котылган кебек буласың. Беренче кар төшүгә, елак хатын бетә, җиң сызганып кул эшенә тотынам, бассейнга язылам, барысына да җитешәм. Ирем генә түгел, минем бу гадәтемә өйдәгеләр ияләште инде, көз үткәнне сабыр гына көтәләр. Минем кебек көзен сагышка бирешүчеләр булса, елаудан курыкмагыз, үзегезне кулга ала белегез, диясем килә.

Фәридә С.

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев