Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Көзге сайлый беләсезме

"Көзге, көзге инде - барысы да бер төрле" дип әйтергә ашыкмагыз, көзге сайлауның да үз серләре бар икән шул. Иң беренче эш итеп, көзгенең нигезе нинди булуына игътибар итегез. Ул алюминий, көмеш, алтын, паладий, хром, никель булырга мөмкин. Иң яхшысы көмеш нигезле көзге санала. Икенчедән, көзгене кая куйганга карап, сайларга...

"Көзге, көзге инде - барысы да бер төрле" дип әйтергә ашыкмагыз, көзге сайлауның да үз серләре бар икән шул.

Иң беренче эш итеп, көзгенең нигезе нинди булуына игътибар итегез. Ул алюминий, көмеш, алтын, паладий, хром, никель булырга мөмкин. Иң яхшысы көмеш нигезле көзге санала.

Икенчедән, көзгене кая куйганга карап, сайларга кирәк. Мәсәлән, ванна бүлмәсе һәм кухня өчен булганда алюминий нигезле көзге сайларга киңәш ителми, чөнки мондый көзгеләр дымлы һавада тиз бозылалар. Ванналар өчен көзге сайлаганда рамында да игътибар итегез, алар пластик или тутыкмый торган корычтан булсын.

Бүлмәдә түшәмне "күтәрергә" теләсәгез овал формадагыларын сайлагыз. Киресенчә, бүлмәне зурайтырга теләгәннәр горизонталь сузылганнарына өстенлек бирсен. Онытмагыз: көзге зуррак булган саен бүлмә дә яктырыбрак киткән кебек була.

Тагын шунысы бар, көзгене көн яктысында сайларга кирәк. Аны дөрес сайлар өчен бер киңәш: кулны сузып, карандаш тотарга һәм ике метр ераклыктан карандашны уңга сулга борырга кирәк. Көзге сыйфатлы булганда карандаш чагылышы "йөзми" һәм дөрес күренә. Көзгенең арткы ягы зәңгәр яки яшел төстә булса, бу көзге дымлы бүлмәләр өчен менә дигән. Ә шәмәхә артлы көзгеләрне алырга, гомумән, киңәш ителми.

Йокы бүлмәсенә көзге бик сирәк куялар, ләкин һәр гүзәл зат кинолардагы бай ханымнар кебек йокы бүлмәсенә туалет өстәле яки трюмо куярга хыяллана. Әгәр алда әйтеп үткән җиһазларны алырга уйлыйсыз икән, аны тәрәзәгә якын урынга урнаштырыгыз һәм "трельяж» фасоннарына өстенлек бирегез.

Көзгене интерьер матурлау өчен кулланасыз икән, бу очракта аның рамы ярдәмендә үзенчәлекле йорт җиһазы итәргә мөмкин. Теләсә-кайсы остаханәдә сезнең күңелегез теләгән багет ясап бирәләр. Монда шунысы әһәмиятле: классик стиль яратучылар агач рам сайларга тиешләр, ампир стиленә өстенлек бирүчеләргә борынгы грек бизәкләре (мәмәлән лавр яфраклары) төшерелгән алтын йөгертелгән яки бронза рам сайларга киңәш ителә. Хай-тек яратучылар бүлмәсендә көзге төсле алюминий рамда булырга тиеш. Әгәр бүлмәдә картина торса, көзге рамы да шул стильдә булсын. Пластик рамнар сайларга тырышмагыз, чөнки көзге авырлыгы астында алар еш деформацияләнәләр.

Көзгедә үзегезнең тулы буегызны күрәсәгез килсә, көзге 140 сантиметрдан да кыскарак булмасын һәм ул мөмкин кадәр ишеккә якын торсын.

Һәм соңгысы: бүлмәдә беркайчан да чатнаган, кителгән көзгеләр тотмагыз. Бу ырымнарга ышану дигән сүз түгел. Чөнки чатнаган, кителгән көзгеләр йорт хуҗасының түбән зәвыгын һәм кесә сайлыгын күрсәт.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев