Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Күз явын алырлык бизәкләр

Бу язмам герое – күп кырлы талант иясе Индира ханым Зәйнәгетдинова. Аның үзенчәлекле шәмаилләре, милли киемнәргә ясалган бизәкләре күпләрне сокландырырлык.

Ул кечкенәдән үк рәсем сәнгатенә гашыйк. Сәнгать мәктәбенә йөрмәсә дә, балачакта ук ясаган чәчәк рәсемнәре, табигать күренешләре шактый матур, җанлы килеп чыга аның. Рәсем ясарга бик яратса да, киләчәк тормышын балалар белән бәйли, тәрбияче һөнәрен үзләштерә ул. Тик шулай да җан тынычлыгы бирә торган мавыгуын ташламый. Хәзер Индира пыяла өслеген шомартып, акрил буяулар белән бизәкләр ясаучы оста. Һәм әйтер идем, эшләре шактый уңышлы чыга. Мин, бер җаен табып, «Синең белмәгән эшең юк бугай» дип, ярым шаярып соравыма, елмаеп кына куйды.

«Шәмаилләр ясап якыннарыма Аллаһның бөеклеген, мәгънәле һәм үтемле сүзләренең алар күңелендә дә тирән эз калдыруын теләдем. Гарәп хәрефләрен өйрәнүем бик нык ярдәмгә килде. Унике яшемдә гарәпчә укырга язарга өйрәнгәндә укытучы мине гел рәссам син, дип мактый иде. Шул сүзләр миңа канат куйгандай булды», – ди ул.

Сүзләрен дәвам итеп, «Шәмаил ясый башлауга күздән йокы кача, ашау онытыла. Күңелгә әйтеп бетергесез җылылык өстәлә» – ди уңган ханым.

Аларны ул нокталы техника кулланып, алдан әйтеп киткәнчә акрил буяулар белән ясый. Ялтырап торган ташлар да (алмазная вышивка) куллана. Билгеле, шәмаил ясау бер көнлек кенә түгел, игътибарлылык, җитдилек сорый торган күләмле хезмәт. Әле бит тоттым да рәсем ясый башладым түгел. Булачак шәмаилнең эскизын башта кәгазь битенә төшерәсе, бизәкләрен уйлыйсы, төсләрне сайлыйсы, аннан соң гына пыяла өслеккә күчерәсе.

Әгәр кызыксына калсагыз, аның иҗат җимешләрен шәхси интернет битләренә кереп карый аласыз. Һәм остазның чын сәнгать әсәрләре тудырганына үзегез дә ышанырсыз. «Булганнан бар да була» дигәндәй, Индира ханымның әле тегү-чигү һөнәрен үзләштереп йөргән көннәре икән. Милли киемнәргә үзенчәлекле бизәкләр, чигешләр төшерә. Алары да үзенчәлекле, бик матур килеп чыга.  

 Сүземне йомгаклап, Индира Зәйнәгетдинованың уңган хуҗабикә, кызларына яхшы әни, тормыш иптәшенә терәктаяныч булырдай пар канат булуын да язып үтим әле. Киләчәктә дә аңа иҗади уңышлар, эшләренең дөнья күләм танылуын теләп калабыз.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев