Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Кышка салатлар

Бакчаларда уңыш өлгерә башлады. Хуҗабикәләр кышка тозлы кыяр, помидор һәм әллә нинди салатлар әзерләп куя. Ә без сезгә иң җиңел берничә салат ясау ысулы язып үтәбез.

«Татлы» салаты

Бу салатны ясар өчен икешәр кило помидор һәм кыяр, җиде болгар борычы, өч баш сарымсак, ике аш кашыгы тоз, 250 грамм шикәр комы, 150 грамм үсемлек мае, уксус кирәк булачак. Помидор, болгар борычы, сарымсакны турап, шуңа тоз, шикәр комы, үсемлек мае, уксус салып 10 минут кайнатырга. Кыярны 1,5 сантимтер калынлыкта турарга. Утка куйган яшелчәләр 10 минут кайнагач, кыярны салырга һәм 5 минуттан соң ук банкаларга тутырып куярга.

«Рассольник»

Кыш көне тиз арада аш пешереп алырга туры килсә, әлеге әзер рассольник сезгә ярдәмгә килер. Кирәк булачак: кыяр, помидор, суган, кишер һәм 700 яки 800 грамм перловка. Иң элек перловканы 10 минут аерым пешереп алабыз. Аерым савытка 2,5 килограмм чистартылган кыяр, 700 грамм суган, 800 грамм кишер, 1,5 килограмм помидор турап сала торабыз. Аннары алар өстенә перловканы салабыз. Әлеге катнашмага 10-15 кара борыч, 2 стакан су, 400 грамм зәйтүн мае, 6 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы тоз, 2 лавр яфрагы һәм 150 грамм уксус салабыз. Боларны 45 минут пешерергә дә банкаларга тутырып куярга.

Үзенчәлекле аш

Исегездә булса, яз айларында сезгә патиссон үстерү серләре турында язган идек. Уңышы ничек? Әйдәгез, патиссоннан аш пешереп карыйк. Аның өчен без 500 грамм фаршка 2 зур суган турап салабыз, тәменчә тоз һәм борыч сибәргә, 1 стакан дөге салырга һәм кул белән әвәләп шарлар ясарга. Табада кишер белән суганны җиңелчә кыздырырга, ит шарларын тезеп чыгарга һәм күмелерлек итеп шулпа яки кайнаган су салырга, шакмаклап патиссон турарга, табаның капкачын ябарга, сүрән утта 40 минут пешерергә, ике аш кашыгы томат пастасы салырга, бераз тоз сибәргә һәм каплап пешереп бетерергә.

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев