Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Кыршау әйләндереп, ябыгу мөмкинме?

Кыршау (обруч) әйләндерә беләсезме? Аны башкача хула-хуп дип тә йөртәләр. Әлеге әйбер ярдәме белән өйдә ябыгып та була.

Хәзерге вакытта кыршаулар бик күп төрле: ул пластиктан, алюминийдан ясала, магнитлы, массажлы, хәтта калорияләрне санау җиһазы булганнары да бар икән.
Кыршау әйләндереп кенә ничек ябыгып була? Беренчедән, бу әйбер белән эшли башлаганнар гына, организмнарын йөкләнешкә күнектерә ала. Тәҗрибәле спортчылар аны күнегүләр алдыннан тәнне «җылыту» өчен куллана. Йөгерүгә караганда, бер урында басып, әле музыка да кабызып, кыршау әйләндерү кызыгырак бит! Әйләнгәндә массаж ясау эффекты килеп чыга: бил тирәсендә кан әйләнеше яхшыра, мускуллар ныгый, калорияләр кими, кәефне күтәрә, целлюлит кими, шлаклар һәм токсиннар чыгарыла, сын-гәүдә төз, матур була, умыртка баганасы ныгый, матдәләр алмашуы җайлана.
Белгечләр әйтүенчә, кыршауны башта көненә 10 минут әйләндерү җитә, аннары вакытны 25-45 минутка кадәр озайтыгыз. Башта тәнегездә күгәргән эзләр барлыкка килсә, билегез авыртса, курыкмагыз һәм күнегүләрне дәвам итегез. Нәтиҗә озак көттермәс. Әмма кыршау әйләндереп кенә ябыгып була, дигән фикер дөреслеккә туры килеп бетми. Туклануны да тәртипкә салу мөһим, зыянлы ризыктан баш тартыгыз.
Игътибар! Кайбер очракларда кыршау белән күнегүләр организмга зыян китерергә мөмкин. Бала тапкач (шулай ук кесарев кисү операциясе кичергәннәр), күрем вакытында, йөклелек чорында ял итеп алырга кирәк. Шулай ук эчәклек, үт куыгы, бөер авырулары булса да, кыршау әйләндерү куркыныч тудырачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев