Туган як

Кызыма килер йөз кеше

Бәләкәй бәбиләрне шундый такмаза әйтеп үчтеки итсәк тә, кияүгә чыкмаган, яшьләре 25тән узган кызлар шактый бүгенге көндә. Аптыраш инде: чибәр генә кызлар кияүгә чыкмыйча ялгыз картаялар. Күбесе югары белемле, эшләре, торыр урыннары булса да - егетләре юк. Кайсылары кияүгә чыгу өметен өзеп, ялгыз тормышыннан канәгать булып яши. Хәзерге яшьләр башта...

Бәләкәй бәбиләрне шундый такмаза әйтеп үчтеки итсәк тә, кияүгә чыкмаган, яшьләре 25тән узган кызлар шактый бүгенге көндә. Аптыраш инде: чибәр генә кызлар кияүгә чыкмыйча ялгыз картаялар. Күбесе югары белемле, эшләре, торыр урыннары булса да - егетләре юк. Кайсылары кияүгә чыгу өметен өзеп, ялгыз тормышыннан канәгать булып яши. Хәзерге яшьләр башта укып бетерәм, эшкә урнашам дип тырыша торгач, яше 25тән узганны сизми дә кала шул. Яшьрәк чакта сайланганнары сайлаган - сазга, очраган тазга, дигәндәй, ""утырып" кала. Очрашып, күрешеп йөрер өчен элекке кебек "пяточок"лар, күңелле дискотекалар юк. Хәзерге төнге клублар шайтан оялары гына. Кызлар "девичник" ясап, яшьтәшләре белән сыра эчеп, гомернең заяга узганына уфтанып утырудан бушамыйлар. Кайберләре кияүгә чыгудан өметләрен өзеп гаиләле ирләр белән очрашып йөри башлый. Тегеләре сөяркәләренә гаиләгә керәсе акча хисабына кыйммәтле бүләкләр алып бирәләр.

Дөрес булса, хәзер егетләр кызларга караганда азрак икән. Әле бит ул егетләр исәбендә эчкечелеккә чыкканнар, "зәңгәр" дип аталганнар барлыгын да исәпкә алсак, эшләр бөтенләй хөрти булып чыга. Шулай булгач, кызларның кияүсез калаганына гаҗәпләнәсе түгел.

Әллә, мин әйтәм, депутатларыбызга элекке кебек ике яки өч хатын алуны законлаштыруны сорап мөрәҗәгать итикме? Ирләрнең күбесенең барыбер бер булса да сөяркәсе бар. Йөргән нәмәрсәсе булмаганнар пачутта түгел икән хәзер. Әллә нинди пычрак фатирларда кешедән качып-посып очрашып йөргәнче иркенләп күрешерләр иде. Балалары да зинадан тумас, әтиле булып та әтисез йөрмәс иде. Сез ничек уйлыйсыз хатыннар?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: