Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Кунакларга - бишбармак

Татар халкы элек-электән кунакларны итле бәлеш белән сыйлаган. Әйдәгез,без бераз үзгәреш кертеп, кунакларыбызны башкорт халык ризыгы бишбармак белән сыйлап карыйк

Моның өчен безгә 2-3 башлы суган, кишер, бәрәңге, йомырка, он, яшел тәмләткечләр, берничә төрле ит – сыер, сарык, кош-корт ите кирәк булачак. Шулай ук төрле казылыклар да салырга да ярый, болай итсәң, ит тә тәмлерәк була. Итләрне барын бергә салып кайнатабыз. Тик сыер итенең озаграк пешкәнен истән чыгармагыз. Шулпага тоз, борыч, лавр яфрагы салабыз. Шулпаның күбеген җыеп барыгыз. Теләгән кешегә, бәрәңге белән кишер салырга була. Шулпа кайнаган арада, йомырка белән оннан токмач камыры кебек итеп камыр басып, аны юка итеп җәеп (токмачтан калынрак булсын) шакмаклап яки кыек шакмаклап кисәбез, тозлы суда, яки шулпаның бер өлешендә пешерәбез. Эшне тагын да җиңеләйтәбез дигән кешеләр кибеттән лазанья камырын гына алсалар да була. Пешкән итне шулпадан алып, эре телемләп кисәбез. Суганны боҗралап, яшел тәмләткечләрне вак кына итеп турыйбыз. Итне һәм суганны тирән савытка салып, өстенә кайнар шулпа салабыз, өстен каплап, акрын гына утка куеп алабыз. Берничә минуттан, суган пешекләнгәч, берәр зур тәлинкәгә бушатабыз һәм пешкән бишбармак камырын да шул табакка җәеп салабыз. Өстенә яшел тәмләткечләрне сибәбез. Теләгән кеше бу ризык янына шулпа да чыгарырга мөмкин. Аны инде тәлинкәләргә түгел, касәләргә салып бирегез.

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев