Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Кулларыннан куансын

Без сезне Түбән Каманың уңган гүзәл затлары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

Бу юлы сүзебез шәһәрдәшебез Ләйсән Нурмөхәммәтова турында булыр. Мәктәптә укы­ганда ук инде, әнисеннән энәләр белән бәйләргә өйрәнә. Берен­че иҗат җимешләрен дуслары­на, туганнарына бүләк итә тор­ган була.

Башта Ләйсән оекбаш, бияләй, шарфлар гына бәйли. Инде кулына һөнәр алып, кияүгә чык­кач, өйдә бала белән утырганда бәйләү эшенә ныклап керешә. Улына бәйләгән башлыкларны күрүчеләр, үзләренә дә бәйләп бирүләрен сорагач, каршы килми. Шулай дусның дусты, танышның танышыннан ишетеп, заказ бирүчеләр күбәеп китә.

Менә сигез елга якын инде ул теләгән кешегә баш киемнәре һәм төрле аксессуарлар бәйләп бирә. Аның коллекциясендә соңгы араларда шәһәрнең гүзәл затлары арасында бик популяр булган түгәрәк сумкалар шак­тый.

Бу эшләр Ләйсән өчен бары тик мавыгу гына. Ул Түбән Кама шәһәренең химия-технология институтын тәмамлап, төзелеш оешмаларының берсендә инженер-сметчик булып хезмәт куя. Беренче урында гаиләне, балаларын күрә, ә кул эшләренә буш вакытта алына.

– Теләк булганда барысына да җитешеп була, иренмәскә генә кирәк. Хәзер бит теләгән кешегә шактый күп мөмкинлекләр ачылды. Интернет бит-ләрендә ниләр генә өйрәтмиләр, – ди безнең асылбикәбез.

Илһамия Гаффарова

Фото шәхси архивтан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев