Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Кул тиресен йомшартабыз

Бакчада эшләгәч, куллар тиресе еш кына бозыла, кытыршылана башлый. Крем сөртү дә файда бирми. Коронавирус пандемиясе вакытында кулларны атлаган саен антисептик белән эшкәртеп, киптереп тә бетердек. Нишләргә? Куллар тиресен өйдәге булган әйберләр белән дә йомшартып, ныгытып була икән.

Скраблар

Кул тиресенең өске катламын чистарту өчен, скраб сөртегез. Аны өйдә әзерләп була. Моның өчен тозга шундый ук микъдарда үсемлек мае кушыгыз. Аны кул белән түгел, ә мамык белән сөртегез. Скрабны шулай ук шикәр комына зәйтүн мае кушып ясап була. Әлеге катнашманы кулларга сөртегез, аннары җылы су белән юып төшерегез һәм крем сөртеп куегыз.

Елның һәр фасылында

Кулларга бигрәк тә кышын игътибар бирергә кирәк. Салкын вакытта перчатка киегез, җилдән, суыктан саклагыз, ә көзен һәм язын витаминнар турында онытмагыз.
Тире каты булса, аны теләсә нинди май йомшарта. Ләкин башта аны бераз җылытырга кирәк. Аннары май белән марляны «чылатып», кулларга чорныйбыз һәм перчатка киеп куябыз.
Бер аш кашыгы зәйтүн маена бер чәй кашыгы крем, ярты чәй кашыгын лимон согы кушып, барысын да яхшы итеп бутарга. Масканы кул тиресенә кичен сөртеп, киҗе-мамык перчатка киеп, йокларга ятарга. Бу процедураны атнага бер тапкыр ясарга кирәк.
Тирене шулай ук нашатырь спиртлы маска да йомшарта. Биш тамчы спирт, ике аш кашыгы глицерин, өч аш кашыгы су кушыгыз һәм чылатылган тирегә сөртегез. Аннары яхшылап сөлге белән сөртеп алыгыз.
Кул тиресен йомшартыр өчен чиста кулга өч кашык майонез сылыйбыз, целлофан яки резин перчатка киеп, кулларны сөлгегә төрәбез. 15 минуттан соң, сабын белән җылы суда юабыз һәм крем сөртәбез. Тиредә җәрәхәтләр булса, майонез сөртү киңәш ителми!

«Ванночкалар»

Атнага ике тапкыр зәйтүн маена лимон согы һәм җылы су кушып, кулны шул катнашмада 10 минут тотарга, аннары салфетка белән сөртеп алырга кирәк.
Кышын кайнар ванночкалар ярдәм итәр. Суга тоз, лимон согы һәм аш серкәсе салып, кулларны шунда 10-15 минут тотабыз, аннары салкын су белән юабыз һәм крем сөртәбез. Мондый процедура ясау кулдагы кызарган урыннарны бетерә, җәрәхәтләрдән саклый.
Куллар еш тирләсә, юганнан соң глицерин яки составында глицерин булган крем сөртерә кирәк. Шулай ук ромашка төнәтмәсе кушып ясалган ванночкалар ярдәм итәр.

Чыганак: https://kp.ua

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев