Туган як

Кул эшләре белән мавыгу

Безнең әниләр заманында түгел, без яшь чакта дус кызлар бер-беребезгә кунакка йөрешеп, кул эшләре тота идек.

Апалар мамык шәл бәйләгәндә, без “күз”ләрен төшереп калдыра-калдыра, бияләй-оекбаш бәйләргә тырыштык. Алар егетләренә кулъяулык чиккәндә, кечкенә тукыма кисәгенә безгә дә чәчәк ясап бирә иделәр. Апалардан күрмәкче, алардан калган җепләр белән чәчәк чиккән дә хәтердә. Кызым тугач, кофтасын, штанын бәйләп кидергән идем. Хәзер әллә картлык үзенекен итә, әллә ялкаулык көчле, кул эше бик тотасы килми. Иң гади бәйләнә торган мунчаланы да беткәннән беткәнгә генә бәйлим.

Мин генә түгел, күпләр хәзер күз бетереп, кул эше тотып утырмый. “Сатып алу арзангарак та төшә,  матуррак та була” дигән сылтау белән, әзер кофталарны сатып алуны кулайрак күрәбез. Балалар бакчасында эшли башлагач, группада йөргән Милана исемле кызның өстендә берсеннән-берсе матур кофталар, башлыклар күреп, кем бәйләгәнен сораштым. Дәү әнисе Валентина кул эшләре ярата икән. 

Мамадыш районы Җөри авылы кызы ул. Мәктәпне тәмамлагач, Мамадышка,  ул вакытларда бик популяр булган “Спартак” аяк киемнәре фабрикасына эшкә керә. Бу шәһәрдә булачак ире Раилне очрата. Хәзерге кебек очрашып ай ярым вакыт үткәч өйләнешми әле алар. Ике яшь йөрәк, мәхәббәтләренең ныклыгын шактый сыный. Валя сөйгәнен армия сафларына озата, аның ике ел хезмәт иткәнен намус белән көтеп ала. Шуңа күрәдер дә бәлки, гаилә корабы тормыш диңгезендә каршылыкларга бирешми, арага чит-ятлар кертми.

 Менә инде 33 ел бергә иңгә иң куеп тормыш алып бара алар. Валентина Түбән Кама йөк шиннары заводында 34 ел эшләп, лаеклы ялга чыга. Пенсиядә  дә кул кушырып өйдә утырмый, балалар кухнясында хезмәт куя. Ире Раил гомере буе руль артында шофер булып эшли. Алар бер кыз тәрбияләп үстерәләр.

Бәйләүгә килгәндә, 7 сыйныфта укыганда ук инде оекбаш-бияләй бәйли Валентина. Аннан инде әкренләп кофталар, башлыкларга күчә.  Хәзер инде бар гаиләне: ире Раилне, кызы Алсуны, оныклары Милана белән Артемны баштан аяк киендерә дисәң дә була. Алай гына түгел, оныгының курчаклары өстендә дә ул бәйләгән киемнәр. Чиста күңелле, ярдәмчел, тормышны сөюче ханым бәйләгән кофта-башлыкларында да якты төсләр генә куллана. Ал, зәңгәр, сары, кызыл төсләр – аның иң яраткан төсләре.

Валентинаның оекбашлары да бит матур итеп, төрле төсләр белән бизәкләп бәйләнгән. Европа модельләре дә киярлек пөхтә, җыйнак һәм үзенчәлекле матур.

Кул эшләре белән мавыгудан кала Валентина аш-су остасы. Ул пешергән тел йотарлык бәлеш, пилмән дусларының, туганнарының иң яраткан ризыгы. Валентина Дәүләтшина дус кызларының якын сердәшчесе, киңәшчесе, андый дуслар сирәк була.

Бердәнбер кызы Алсу да әти-әнисенә бик рәхмәтле: “Әтием-әнием минем иң якыннарым. Алар мин бәхетле булсын өчен тырыштылар. Хәзер инде безнең балаларны карап үстерергә ярдәм итәләр. Шулай пар канатлы булып, әле озын-озак яшәсеннәр” – ди ул. Әйе, хатын-кызның бәхете – гаиләдә. Хатын-кыз гаилә учагын тергезүче һәм сүндермичә саклаучы бит. Ә Валентина Дәүләтшина гүзәл затларның бар яхшы сыйфатларын да үзенә сыйдырган булдыклы әни, тугрылыклы хатын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: