Туган як

Коймаклы торт

Әзерләү күп вакыт алмаган рецептларның чираттагысын тәкъдим итәбез. Монысы - «Коймаклы торт» дип атала. Пешерү сере белән даими укучыбыз Рәзинә Әхмәтшина уртаклашты. Аның сүзләре буенча, мондый тортны хәзер барлык танышлары да пешерә икән. Камыр өчен: йомырка - 6 данә, «разрыхлитель» - 1 пачка (11 граммлысы), шикәр комы - 1 стакан,...

Әзерләү күп вакыт алмаган рецептларның чираттагысын тәкъдим итәбез. Монысы - «Коймаклы торт» дип атала. Пешерү сере белән даими укучыбыз Рәзинә Әхмәтшина уртаклашты. Аның сүзләре буенча, мондый тортны хәзер барлык танышлары да пешерә икән.
Камыр өчен:
йомырка - 6 данә,
«разрыхлитель» - 1 пачка (11 граммлысы),
шикәр комы - 1 стакан,
он - 2 стакан,
һәм үсемлек мае кирәк булыр.
Кремы да бик җайлы ясала: 1 кап каймакка 1 стакан шикәр комы салып, яхшылап болгатабыз.
Катнашмаларны кушып, бутыйбыз, камыры сыек булырга тиеш. Духовканы кабызып, пешерү өчен, табасына махсус кәгазь җәябез, аның өстен үсемлек мае белән майлыйбыз. Аш кашыгы белән камырны табага салып чыгабыз, коймакларны күпереп, аз гына кызарганчы тотабыз (180 градус). Алар әзер булгач, тәлинкәләргә өя башлыйбыз. Һәрберсе өстенә крем сылыйбыз. Өеп бетергәч, угычтан шоколад кырырга һәм уылган әстерхан чикләвеге сибәргә мөмкин. Тәмле булсын!
 
Хөрмәтле Асылбикәләр! Әгәр дә сез тиз арада өлгертә торган аш рецептларын беләсез икән, аларны фотолары белән tuganyk@yandex.ru электрон адресы буенча җибәрегез яки язып, редакциягә китерегез. Адрес: Химиклар урамы, 64а йорт (НТР).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: