Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Косметика турында уйдырмалар һәм чынбарлык

Кремнар бит тиресен яшәртә Мондый тылсымга ия булган кремнар юк. Еллар узган саен бит сөяге тыгызлана, тире астындагы май катламы кими, тиредә җыерчыклар барлыкка килә. Крем сөртеп, коры тирене дымландырырга, витаминнар белән тукландырырга була, әмма бу - вакытлыча гына. Җыерчыклардан махсус уколлар яки операция ясап кына котылырга була. Бер килешкән...

Кремнар бит тиресен яшәртә
Мондый тылсымга ия булган кремнар юк. Еллар узган саен бит сөяге тыгызлана, тире астындагы май катламы кими, тиредә җыерчыклар барлыкка килә. Крем сөртеп, коры тирене дымландырырга, витаминнар белән тукландырырга була, әмма бу - вакытлыча гына. Җыерчыклардан махсус уколлар яки операция ясап кына котылырга була.
Бер килешкән кремны алыштырырга кирәкми
Еллар узган саен тире структурасы үзгәрә. Шуңа күрә косметиканы да тире үзенчәлекләренә туры китереп сайларга кирәк.
Яшьрәк күренер өчен тональ крем ярдәм итә
«Тональ крем вак җыерчыкларны каплаячак» дигән рекламага ышанмагыз. Ул картайта гына, төсе дөрес сайланмаган булса, бит маскага охшап кала. Гади пудра яки крем-пудра куллану җитә. Иң мөһиме: бит тиресен яшьтән үк дөрес тәрбияләү.
Вакыт узган саен, һәр хатын-кыз әнисенә охшаячак
Дөрес, килеш-килбәтегездә генетика зур роль уйный. Әмма бит тиресен дөрес итеп тәрбияләү, һәрвакыт чиста тоту тәэсир итми калмый. Тискәре факторлар да бар: кояшта артык кызынырга ярату, хәмер эчү, тәмәке тарту, дөрес тукланмау, еш кына стресс кичерү һ.б. тиренең вакытыннан алдан картаюына китерә.
Тирене һәрвакыт дымландырып торырга кирәк
Тире коры булмаса, моны эшләмәскә дә була. Тирене тыштан түгел, эчтән дымландыру әһәмиятле. Моның өчен көн саен күп итеп су эчәргә кирәк.
http://domochag.net/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X