Китаплары кызыклы да, файдалы да

Эльмира Әбүбәкерова яшьләр идарәсендә хезмәт куя. Ире белән ике бала үстерәләр. Улы Әмир 2 нче сыйныфта укый, ә кызы балалар бакчасына йөри. Кызы белән декрет ялында утырганда, Эльмира сабыйлар өчен махсус китаплар белән кызыксына башлый. Соңрак интернет аша аларны үзе тегәргә өйрәнә.
– Мондый китаплар сабыйлар өчен кызыклы һәм файдалы да: «рәсемнәр»е ачык төстә һәм матур, аларны алырга һәм кире беркетергә мөмкин. Аны хәтта уенчык дип атап була, – дип аңлата Эльмира.
«Китап – белем ачкычы», дип юкка гына әйтмиләр. Кечкенә балалар дөньяны әти-әниләренең телефоны, телевизор, компьютер аша түгел, ә нәкъ менә китап аша танып белергә тиеш, дип саный Эльмира да. Ә бу китапларны «укы»ганда, бармаклар ныгый, акыл сәләте үсә, вак моторикага да игътибар бирелә.
Әлбәттә, мондый китаплар өчен иң сыйфатлы чимал гына кулланыла. Эльмира «рәсемнәр»ен корея фетрыннан тегә. Аннан аллергия дә юк икән. Өлгеләрен дә я үзе уйлап чыгара, я интернеттан ала.
–Аннары китап битләрен әзерлим. Аларны тукымадан тегәм, төсен уңдырмый торган махсус сабын белән юам. Битләр эченә дублерин тыгам. Өлгене фетрга ябыштырып, кисәм, «рәсемнәр»не биткә беркетә барам, – ди Эльмира.
Ул бармак театры өчен геройлар да, йомшак шалтыравыклар да тегә. Кичен ата-ана бала белән рәхәтләнеп «Шалкан» әкиятен күрсәтә ала. Шалтыравыклары ватылмый, димәк, эчендәге әйбере коелып, бала авызына кабу куркынычы юк.
Эльмира декрет ялыннан эшкә чы-гарга әзерләнә. Әмма бу шөгылен дә ташларга җыенмый: «Яраткан эшкә вакытны һәрчак табып була. Китап теккәндә, тынычланам, авыр уйлардан арынам», – ди.
Лилия Заһретдинова
Фото: шәхси архивтан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2022 - 23:17Түбәнкамалыларны “Библиосумерки” акциясенә кушылырга чакыралар Шәhәрдә “Библиотөн” Бөтенроссия акциясе кысаларында “Библиосумерки” акциясе узачак2200
-
24 май 2022 - 21:24Язмышларны кем ялгар? Фәридә Илдусовна кич буе җанына тынычлык таба алмый тилмерде. Әле табиб булып берничә ел гына эшләсә дә, язмышларның төрлесен күрергә туры килде аңа. Менә бүгенге кыз бала очрагы да күңел тынычлыгын бозды.3600
-
24 май 2022 - 19:03Мәктәп еллары сагынырлык булсын! Кыңгыраулы мәктәп еллары күңелдә кала торган иң шатлыклы һәм мәшәкатьсез мизгелләрнең берсе. Мәктәп кешегә беренче бик мөһим булган белемне генә түгел, беренче тормыш дәресләре дә бирә, дуслык һәм беренче мәхәббәт хисләре белән дә таныштыра. Мәктәп һәм андагы булган барлык шатлыклы һәм моңсу вакыйгалар артта кала, алда – әлегә таныш булмаган яңа тормыш көтә.3300
-
19 май 2022 - 11:06"Кыңгыраулы мәктәп еллары..."
-
12 май 2022 - 08:39Армиягә барабызмы?
-
24 май 2022 - 19:03Мәктәп еллары сагынырлык булсын!Кыңгыраулы мәктәп еллары күңелдә кала торган иң шатлыклы һәм мәшәкатьсез мизгелләрнең берсе. Мәктәп кешегә беренче бик мөһим булган белемне генә түгел, беренче тормыш дәресләре дә бирә, дуслык һәм беренче мәхәббәт хисләре белән дә таныштыра. Мәктәп һәм андагы булган барлык шатлыклы һәм моңсу вакыйгалар артта кала, алда – әлегә таныш булмаган яңа тормыш көтә.3300
-
18 май 2022 - 10:01"Ятып калганчы, атып кал!"Безнең татар халкында «Ятып калганчы, атып кал» дигән бик матур бер мәкаль бар. Шушы мәкальгә таянып, без дә тәвәкәлләргә булдык әле, җәмәгать. Сыйныфыбыз белән уйлаштык та, мәктәп күләмендә сорашу үткәрергә булдык.33900
-
24 май 2022 - 11:41Игътибар! Корабельная урамында хәрәкәт чикләнгәнТүбән Камада Корабельная урамында Химиклар проспекты киселешеннән алып «Якорь” сәүдә үзәге кадәр ремонт эшләре башкарыла.7600
-
23 май 2022 - 10:25Түбән Камада Сабантуйның кайчан булачагы билгеле булдыБыел шәhәрдә сабантуй 11 июньдә, ә авыл җирлекләрендә бәйрәм 12 һәм 13 июньдә узачак.21100
-
20 май 2022 - 11:20Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин эшкә велосипедта килгәнТүбән Камада 20 май көнне “Эшкә велосипедта” акциясе бара. Шәһәр халкын бу көнне эшкә яки уку йортына велосипедта барырга чакыралар.46600
-
18 май 2022 - 19:51ТР Журналистлар берлегенең Түбән Кама бүлеге вәкилләре Рамил Муллин белән очраштылар 19 майда билгеләп үтелүче Татарстан Республикасы матбугаты көне уңаеннан, шәhәрдә ТР Журналистлар берлеге әгъзалары Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин белән очраштылар.48500
-
19 май 2022 - 09:26“Яр Чаллы – Түбән Кама – Иштирәк” автомобиль юлы буенча хәрәкәт ярты елга диярлек ябылган Татарстанның Тукай районында автомобиль юлы участогын ябылган.47900
-
20 май 2022 - 11:20Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин эшкә велосипедта килгән Түбән Камада 20 май көнне “Эшкә велосипедта” акциясе бара. Шәһәр халкын бу көнне эшкә яки уку йортына велосипедта барырга чакыралар.46600
-
17 май 2022 - 09:342023 елда шәhәрдә җәяүлеләр зоналарын төзекләндерү дәвам итәчәк Киләсе елда Түбән Камада ишегалларындагы җәяүлеләр зоналарын һәм тротуарларны ремонтлау планлаштырыла.38700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика