Туган як

Кеше була белик

Әллә чыннан да заман гаеплеме, әллә үзебез тупасландыкмы, кешеләр арасында мөгамәлә шактый кырысланды... Сез шуны сизәсезме? Бер-беребездән гаеп эзлибез, кыек-мыек якларны күбрәк табабыз. Ә бу – тырнак астыннан кер эзләү түгелме?

Хатын-кыз табигате белән мәрхәмәтле, гүзәл зат. Елмаюы белән таш күңелне эретә алырдай, өметсезлеккә бирелгән, барысына да кул селтәгән кешеләргә яңа көч-куәт өстәрдәй «сихри зат» ул. Ә бүгенге кырыс, бары тик акча хакимлек иткән дөньяда  мөлаем, кешелекле хатын-кыз булып кала алабызмы, дөресрәге, кала беләбезме?
Менә шундый сыйфатларга ия булган 64 нче балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшләүче Әлфирә Гарифуллина турында язарга булдым. Юк, «ул менә дигән җитәкче!», «эшчән хатын-кыз», дип түгел. Сүз дә юк, эше җаваплы: күпме исәп-хисап, кәгазь «боткасы... Аннары үзгәреп торган кануннар, мәгариф өлкәсендәге яңалыклардан хәбәрдар булырга да кирәк бит. Һәм шуларга өстәп, гүзәл зат булып кала алырга.
Әйе, Әлфирә вакыты белән кырыс, хәтта усал да. Кайвакыт хезмәткәрләр ялкауланып кушканны эшләми калса, ачуланмый, бары тик шомырттай кара күзләре белән бер карап куя – җир ярылса, шул вакытта җир тишегенә кереп китәселәре килә. Әмма язмамда мин аны сабыр канатлы, ярдәмчел сыйфатлары турында тасвирлап үтәсем килә. Авырлыклар  төшсә дә бирешми, нинди генә очракта да кеше хәленә керә белә. Эш буенча да, өйдә, гаиләдә башкаларга сөйли алмаслык проблемалар булганда да, хезмәттәшләре аның белән уртаклашырга гадәтләнгән. Вакыты тыгыз, эше ашыгыч булса да, яшерен серләрне тыңлый белүче, һәрвакытта ярдәм кулы сузарга әзер булган сабыр холыклы, киң күңелле ханым ул. Яшь булса да, файдалы, төпле  киңәшләрен бирә. Эштә тыныч, дустанә атмосфера хөкем сөргәч, өйгә дә тыныч күңел белән кайтасың. Бу үз чиратында, гаиләдәгеләргә дә күчә. Ишектән үк чыраен җимереп, кара коелып кергән әни кешене күргәч, бала ни уйлый да, гел зарланып йөргән хатынны – ир үз итәме? 
Тәгәрмәч эчендә чабучы тиендәй бер туктамый эш белән мәшгуль булуына шаккатып, Әлфирә ханымнан: «Ничек барысына да җитешәсең?» –дип сорыйм.
«Шәхси тормышта да, эштә дә уңышка ирешер өчен, хатын-кызның ихтыяр көче нык булырга тиеш. Кайда гына, нинди генә урыннарда эшләсәң дә, ирешкәннәр белән генә тукталып калмаска кирәк!» – ди ул елмаеп.
Ул – уңган хуҗабикә, кызы Нәргизә, улы Риязның яраткан әнисе дә. «Ә хатын-кыз бәхете нәрсәдә соң?» – дип сораганым бар үзеннән. «Бәхет ул–яныңда терәк булырлык ышанычлы ирең, сау-сәламәт балаларың, яраткан хезмәтең булу. Аллаһ биргән сынауларны сабыр гына үтеп, киләчәккә  якты уй – хыяллар белән яшәү», – дип җавап кайтарды әңгәмәдәшем.
Бүгенге зур тормышка аяк баскан кызларга Әлфирә ханым сүзләрен җиткерәсем килә. Бәхет бит ул – бай, кыйммәтле машинасы, берничә фатиры булган ир затына кияүгә чыгу гына түгел. Ул булганына риза булып, тормышның ямен-тәмен тоеп яши белү дә. Шуны онытмасагыз иде. 
Фото Әлфия Гарифуллинаның шәхси архивыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: