Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Кем яхшырак йөртә?..

Руль артына утырган хатын-кызлардан ирләр «Кулына граната тоткан маймыл» дип көлсәләр дә, кайбер гүзәл затлар машиналарны ир-атлардан остарак йөртә.

Нигәдер кайбер ир затлары машина йөртүче хатын-кызны яратып бетерми. Тарих битләренә күз салсак, бензин белән эшләүче моторлы беренче автомобильне уйлап тапкан Карл Бенц йоклаганда, аның хатыны Берта, ике улын ияртеп, әле бер тапкыр да йөртеп карамаган машинаны кабызып, йөреп китә. Ышанасызмы-юкмы, Испания, Франция, Англия һәм Европаның башка илләрендә автотранспортны иминиятләштергәндә, хатын-кызлар ир-атларга караганда азрак акча түли икән. Сәбәбе бик гади, чөнки хатын-кызлар ир-атлардан саграк йөртүе һәм аварияләргә дә чагыштырмача азрак юлыгуы рәсми саннар белән расланган. Россиядәге саннарга күз салсак, безнең илдә авариягә ир-атлар да, хатын-кызлар да сан буенча бертигез дәрәҗәдә юлыга. Тик ир-атлар ясаган аварияләр куркынычрак була һәм ахыры да күпкә аяныч. Гүзәл затлар, «парковка»дан чыга белми, яки киресенчә, «тимер ат»ын куйганда араны дөрес чамаламый икән. Психологлар ир-ат һәм хатын-кыз каршылыгын өйрәнеп, мондый нәтиҗә ясаган: тискәре фикерләр җәмгыятьтә дәрәҗә һәм урын бүлешүдән килеп чыга икән. Элек ирләр гаиләдә дә, эштә дә, җәмгыятьтә дә баш булса, хәзер дилбегә алар кулыннан күчә бара. Хатын-кызлар гаилә башлыгыннан күбрәк хезмәт хакы ала, күбрәк уңышка ирешә. Ирләр фикеренчә, хатын-кыз өйдә утырып, бала тәрбияләргә, юарга, җыярга, пешерергә генә тиеш булса да, гүзәл затлар барысына да өлгерә. Ә чынлап уйлап карасак, ни өчен хатын-кызлар машиналарны ирләрдән остарак йөртә икән? Беренчедән, хатын-кызларда үз-үзен саклау инстинкты яхшырак эшли. Икенчедән, ул һәрдаим гаиләсе, балалары өчен кайгырып яши. Шуңа күрә дә, спиртлы эчемлек эчеп, рульгә бик сирәк утыра. Ир-атлар өчен машина дус-ишләре алдында бераз булса да кәпрәю, үз-үзенә ышаныч тудыру өчен булса, гүзәл затларга «тимер ат» тормыш йөген тарту өчен: баланы мәктәпкә яки бакчага йөртү, кибеттән гаилә өчен кирәк-ярак ташыр өчен кирәк. Ирләр машина капотын бик сирәк ачып караса, хатын-кыз вакытында маен салып, тормозларын еш тикшереп тора. Автомәктәптә дә хатын-кыз заты тырышыбрак укый һәм укып чыккач та юл йөрү кагыйдәләрен төгәлрәк үти икән.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев