Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Үкчәләрегез сәламәтме?

Көн саен аяк табаны зур йөкләнешкә чыдарга тиеш була. Еш кына үкчә тиресе тупаслана - корый һәм кытыршылана, кубакланып ярыла башлый (кайчак бик тирән һәм авыртучан була), анда сөялләр барлыкка килә. Тире кытыршылануы еш кына аяк киемен дөрес сайламау аркасында килеп чыгарга мөмкин: биек үкчә, сыйфатсыз материаллардан тегелгән аяк киеме...

Көн саен аяк табаны зур йөкләнешкә чыдарга тиеш була. Еш кына үкчә тиресе тупаслана - корый һәм кытыршылана, кубакланып ярыла башлый (кайчак бик тирән һәм авыртучан була), анда сөялләр барлыкка килә.
Тире кытыршылануы еш кына аяк киемен дөрес сайламау аркасында килеп чыгарга мөмкин: биек үкчә, сыйфатсыз материаллардан тегелгән аяк киеме аяк табаны кан әйләнешенә зыян китерә. Аяклар арый, тирли, сөялләр чыга. Ә менә йомшак күннән яки җиңел материаллардан тегелгән, тәбәнәк үкчәле, уңайлы аяк киеме аяк табанын сәламәт тотачак.
Үкчәдәге яралар кайчак авырулар турында «хәбәр итәләр», мәсәлән, дерматит, шикәр авыруы, гастрит һ.б. Бу очракта бернинди косметолог ярдәм итә алмас. Башка очракларда үкчәләрне өй шартларында тәрбияләү авыр түгел.
Файдалы киңәшләр
Коры тирегә дымландыргыч крем сөртергә кирәк, бигрәк тә бармак араларын онытмагыз. Аякларны массажлый торган махсус ортопедик тапочкалар арыган аяклар өчен менә дигән бүләк. Дөрес тукланырга һәм витаминнар (бигрәк тә А, Е һәм F) кабул итәргә онытмагыз. Ә аяк табаннарын йомшарту һәм тукландыру өчен төрле рецептлар бар:
- 1 стакан сыек сабынга яки душ геленә тоз салып бутагыз һәм сулы таска салыгыз. Аякларны шунда ярты сәгать тотыгыз;
- 1 тас суга 1-2 аш кашыгы алма серкәсе яки лимон кислотасы салыгыз. Аякларны бу катнашмага 10-15 минутка тыгып торыгыз;
- 2 аш кашыгы бәрәңге крахмалын 1 литр суда куерганчы тотыгыз, аннары бер өлешен таска салынган кайнар суга салып бутагыз, 2 аш кашыгы сода өстәгез. Процедура вакыты - 15-20 минут.- 5әр кашык ромашка, шалфей, 3 кашык сары мәтрүшкәне бутарга һәм 1,5 литр кайнап торган су өстәргә. 10 минуттан катнашманы кайнар су салынган таска бушатыгыз. Аякларны шунда 20-30 минут тотыгыз.
Мондый процедуралардан соң үкчә тиресен махсус щетка яки пемза белән ышкып, скраб белән чистартырга кирәк. Аны шулай ук үзегез дә ясый аласыз:
- солыны блендерда валап, үсемлек яки зәйтүн мае белән бутагыз;
- апельсин кабыгын ваклап, зәйтүн мае өстәп бутагыз;
- кофе бөртекләрен ваклап, душ өчен гель белән бутагыз.
Ахырдан скрабны юып төшереп, дымландыручы крем сөртегез.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев