Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

«Каен» салаты

Салатны ясау гына түгел, матур итеп бизи белергә дә кирәк. Мондый ризык оригинальлеге белән аерылып торачак. Сезгә «Каен» салаты рецептын тәкъдим итәбез. Ясавы да җиңел, тәмле дә. Бу салат өчен: 300 грамм тавык ите, 300 грамм шампиньон гөмбәсе, 5 йомырка, 5-6 кечкенә яки уртача зурлыктагы тозлы кыяр, майонез, яшел суган...

Салатны ясау гына түгел, матур итеп бизи белергә дә кирәк. Мондый ризык оригинальлеге белән аерылып торачак. Сезгә «Каен» салаты рецептын тәкъдим итәбез. Ясавы да җиңел, тәмле дә.

Бу салат өчен:
300 грамм тавык ите,
300 грамм шампиньон гөмбәсе,
5 йомырка,
5-6 кечкенә яки уртача зурлыктагы тозлы кыяр,
майонез,
яшел суган кирәк булачак.
Суган белән гөмбәне үсемлек маенда кыздырып алабыз. Итне, йомырканы пешерәбез. Итне шакмаклап, кыярны вак итеп турыйбыз. Салат катлам-катлам итеп ясала:
1нче катлам - суган белән кыздырылган гөмбә,
2нче катлам - ит, майонез сылыйбыз, йомырка агын угычта уып өстенә сибәбез,
3нче катлам - кыяр, майонез сылыйбыз,
4нче катлам - вак угычта уылган йомырка сарысы.
Салатны бизибез. Майонез белән каен кәүсәсе ясыйбыз, кара сызыкларны зәйтүн җимешен кисеп «сызабыз», туралган суганны ябалдаш итеп формалаштырабыз. Салат әзер. Тәмле булсын!
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев