Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Кабак бәлеше

Штаттан тыш хәбәрчебез Земфира Рәхимова пешеренергә бик ярата. Күптән түгел ул газета укучылар өчен кабак бәлеше рецептын калдырды. Аны сезгә тәкъдим итәбез.

– Мин бәлешкә чүпрәле камыр куям. 2-3 чәй кашыгы кипкән чүпрәне җылымса суга салып, өстенә 2-3 бал кашыгы шикәр комы сибәргә һәм кабарганчы тотарга. Аннары 0,5 литр җылы сөт, үсемлек мае һәм 250 грамм сыер мае, 0,3 чәй калагы тоз, 2-3 аш кашыгы шикәр комы, 700-800 грамм он өстәп, камыр басабыз. Камырга май күп салмаска киңәш итәм. Болай иткәч, ул камырны көпшәкләндерми. Йомырка да салмагыз, чөнки ул камырны тыгызландыра. Камырны басып, кабартырга куябыз. Кабаргач, 1-2 тапкыр төрткәләп шиңдерәбез.
Бәлеш эчлеген әзерләү өчен 1,5 кило кабакны чистартып, вак шакмакларга турыйбыз. Аңа бераз тоз сибәбез, согы агып чыксын өчен тишекле чүмечкә салабыз. 200-300 грамм тары ярмасына 150-200 грамм сыер мае эретеп салып бутыйбыз.  Кабак баллы булмаса, бераз шикәр комы өстибез. Аннары туралган кабак белән барысын бергә бутыйбыз.
Табаны майлыйбыз. Камырны ике өлешкә бүләбез: берсе зуррак, икенчесе кечкенә булсын. Зуррагын уклау белән җәеп, табага салабыз, өстенә эчлекне бушатабыз. Икенче өлешен җәеп, бәлеш өстенә каплыйбыз һәм матур итеп бөреп чыгабыз. Бәлешне ясагач, мичкә тыкканчы, 20-30 минут тотабыз, өстенә чи йомырка сөртәбез. Аннары, мичкә тыгып, 60-80 минут пешерәбез. Әзер бәлешне чыгаргач, бераз суытабыз һәм өлешләргә бүлеп өстәлгә бирәбез. Ашларыгыз тәмле булсын! Сәламәт булыгыз!
Зефмира РӘХИМОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев