Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Итәк кигән кызлар сөйкемле

Кызганыч, соңгы елларда бик күп гүзәл затларыбыз гардеробның бу өлешен чалбарга алмаштырды.

Югыйсә, хатын-кызлар гардеробының иң матур киеме – итәк. Итәк белән хатын-кыз буй сынының матурлыгын да күрсәтә ала, кимчелекләрен дә яшерә. Моның өчен итәккә дөрес тукыма, фасон – итәкнең тегелешен генә сайлый белергә кирәк.
Беләсезме икән, итәк Европада инде XV гасырда ук популярлык казана. «Готика» итәкләренә, кешенең нинди катламнан булуына карап, шлейф тегәләр. Ренесанс чорында модага Испаниядән вердугадо – кыршау тегелгән киң итәк килә. Мондый фасоннарны кинолардан күреп беләсез инде. Кыйммәтле ташлар белән бизәлгән ул итәкләр бик авыр була. Мондый итәкләр белән хатын-кыз фигурасындагы җитешсезлекне бик җиңел яшерә алган. XVIII гасырда итәккә кринолиннар, фижма, волан (ягъни бала итәк) һәм тасмалар тегү – үзе бер сәнгать әсәренә әверелә. Ә бүгенге көндә популяр булган кыска итәкләр дизайнер Мэри Каунтның иҗат җимеше. Ярый әле, хәзер мода осталары тагын озынрак итәккә күчәргә киңәш итәләр.
Ә рәсми оешмаларда хезмәт куючыларга һәм көндәлектә кию өчен «карандаш» яки «трапеция» фасонлы итәк отышлы. Мондый итәкләрне төрле төстәге өс киеме белән кияргә була. Үтә күренмәле органза һәм челтәрдән тегелгән итәк – буй-сыннары зифа булган хатын-кызлар өчен. Ирләр стилендә тегелгән күлмәк белән кисәләр, образ аеруча матур күренер. Ә экстравагант күренергә теләсәгез, сезгә дизайнерлар асимметрия тәкъдим итә. Хәзер көннәр җылытты, кышкы киемнәрне акрынлап җиңел киемгә алыштыра барабыз. Әйдәгез, Америка көтүчеләре кия торган джинса чалбарларны бер читкә куеп, хатын-кызларча киенеп йөрик әле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев