Туган як

Исерек хатын айнырмы

Көпә-көндез урам буйлап барган шешенгән йөзле, күз төбенә "фонарь" куелган, авызындагы тешләре төшеп беткән исерек хатыннардан да ямьсез күренеш юк бу дөньяда. Әле җитмәсә, бер кулына сыра, икенчесенә тәмәке тоткан, катып беткән кыска итәк кигән һәм үзе кебек үк сәрхүш ирләр арасында ихахай-михахай килеп кыланган була. Шәһәр җирләрендә мондый "гүзәл...

Көпә-көндез урам буйлап барган шешенгән йөзле, күз төбенә "фонарь" куелган, авызындагы тешләре төшеп беткән исерек хатыннардан да ямьсез күренеш юк бу дөньяда. Әле җитмәсә, бер кулына сыра, икенчесенә тәмәке тоткан, катып беткән кыска итәк кигән һәм үзе кебек үк сәрхүш ирләр арасында ихахай-михахай килеп кыланган була.

Шәһәр җирләрендә мондый "гүзәл зат"ларны күреп ияләнә барсак та, авылларда да исерек хатыннар күренүе күңелне әрнетә. Болары өендәге эшне бар дип тә белми, ә бер стакан суррогат аракыга алданып, бәрәңге төбе өя, печән җыеша һ.б. Хатын-кызларга гына хас булган оялчанлык, тыйнаклык кая киттте соң? Ирләрдән дә уздырып эчә хатын-кыз хәзер. Әнә, соңгы кыңгырау кичәләрендә чыгарылыш класс укучылары салмыш хәлдә полиция кулына эләккән. Болар булачак аналар, гаилә учагы җылысын саклаучы, ирләренә терәк булырдай кызлармы соң? Нигә мәктәптә укыганда ук абортка бару гадәти күренешкә әйләнеп бара? Әле җитмәсә, алданган дип кызны кызганырга ашыгабыз. Ә ул "бичара" кыз, кемнеңдер туган көнендәме яки берәр бәйрәмдәме артыгын җиффәреп алган да, кайда кем белән булганын да хәтерләми. Остарак кызлар, күзләре төшкән егет заты белән бергәләп салып утыралар да, тегене шәп кенә иттереп кармакка эләктереп куялар. Соңыннан тегесе маңгаендагы "мөгез"ен күтәреп, кем баласын үстергәнен дә белми йөри.

Алкоголизм - чир ул. Хатын-кызлар алкоголизмы дәвалауга бирешми диләр табиблар. Күпләр моны белә, тик үзләрен эчкечегә санамыйлар. Янәсе, теләсә - туктый ала. Тик шулай тормыш төбенә төшеп барганын гына аңламый.

Автобус тукталышында урта яшьләрдәге бер татар хатыны иртә таңнан еш кына акча соранып басып тора. Танышларын күрсә талпан кебек кадала, тик тегеләре моннан туеп беткән булсалар кирәк, кул селтәп кенә китеп баралар. Кайчакта 1 сум акчасы җитмичә, кибетчегә ничек ялынуын күрсәгез сез аның. Якын кешесе үлем хәлендә ятса, яки тамагы ач булса да бу кадәр үк ялынып, түбәнлеккә төшмәс иде.

Шулай бервакыт, төшке аш вакыты беткәч, базар аркылы эшкә ашыгам. Ике яшь кенә ир-ат үзләренең әниләре белән бер чамада булган хатын-кыз белән сөйләшәләр. Хатынның чырае өстеннән асфальт җәя торган каток чыккан кебек булса да, аракыга дип түгел, ипи алырга дип акча сорый. Тегеләре, машиналарыннан да төшмичә, әллә бу хатынны мыскыллап, әллә хәленә керергә теләпме, "акча бирмибез, син аны эчеп бетерәсең, кибеткә барып ипи алып бирәбез" дип җавап кайтардылар. Теге хатын шырпы кебек кабынып китеп, "мин сезгә алкашмы әллә, эчим мин" дип акырырга тотынды. Ирләр дә үз сүзләрен сүз итеп "акча бирмибез" дип маташсалар да, соңрак җиргә вак акча сиптеләр. Хатын шуны мүкәләп җыеп калды, мин эшкә киттем. Бу хатынны чын күңелемәнә жәлләп куйдым, әйе, үзен эчкече хатынга түгел, ә дөньяның бер гүзәленә тиңли бит. Кешеләр көлә, мыскыл итә, ә ул түбәнлеккә төшеп, җирдән вак акча җыя. Бәлки өендә баласы бардыр, ул нәрсә күреп үсә инде, я?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: