Туган як

Ирләр мәхәббәткә ышанамы?

Мәхәббәт бармы? Бу мәңгелек тема. Хатын-кызларның күпчелеге мәхәббәткә ышана. Тик мәхәббәт турында язылган шигырьләрнең күбесе ир-ат тарафыннан язылган икән бит. Инде ничә еллар телдән төшмичә җырлана торган "Беренче мәхәббәт" җырын күп җырчылар халык җыры дисәләр дә, аның авторы - Әхмәт Рәшитов. Чынлап та ирләр мәхәббәткә ышанамы икән? Бәлки безгә "Уф,...

Мәхәббәт бармы?

Бу мәңгелек тема. Хатын-кызларның күпчелеге мәхәббәткә ышана. Тик мәхәббәт турында язылган шигырьләрнең күбесе ир-ат тарафыннан язылган икән бит. Инде ничә еллар телдән төшмичә җырлана торган "Беренче мәхәббәт" җырын күп җырчылар халык җыры дисәләр дә, аның авторы - Әхмәт Рәшитов. Чынлап та ирләр мәхәббәткә ышанамы икән? Бәлки безгә "Уф, үләм, бетәм! Янам, көям" дип чапмаскадыр? Бу хакта үзләре әйтсен әле.

Мин үзем, ниндидер мәхәббәт дигән нәрсә-хисләрнең булуына шик белдерәм. Әйе, кемдер ошарга, ошамаска, кем беләндер уртак тел табылырга, кем беләндер табылмаска мөмкин. Ләкин бит бу, берничек тә, китапларда язылган, шигырь-җырларда дан җырланган хисләргә туры килеп бетә алмый.

Бар, шул китапка язылган хисләрне юллый-юллый караңгы гүргә кереп ятучылар да. Узган гасырның туксанынчы елларында, шул хисләр үзләрендә бар дип уйлаучы күрше авылдагы парны, икесен дә туй киемнәренә киендереп, бер гүргә салып җирләделәр. Егет, шәһәрдәге йогынты бүлешүче группалар составында булып, үзара бәрелештә һәлак булса, кыз шуны ишетеп, үзенә кул салган иде... Зур конкурслар узып югары уку йортына кергән бер кызның да, мәхәббәт дип, укуын ташлап авылга кайтып, сыер савчы булып эшләве дә күз алдымда булды.

Шулай да, ярты гасырдан артык булган тормыш тәҗрибәсе, яшьтәшләр белән, элек җиде йозак астында булган серләрне уртаклашу, бу хәләтнең гармоннар уйнавы, язучы-шагыйрь халкының колакка токмач элүе нәтиҗәсе генә булуына ышандыра. Бер дустым, утызларны узгач кына өйләнде. Соңга калып өйләнүдә гаепләүчеләргә, мыек астыннан гына карап көлемсери дә, җавап бирми. Сораштыра торгач, тел ачкыч сыеклык белән сыйлангач, үзе турында бераз мәгълүмат алдым, тагы үзеннән.

Унөч-ундүрт яшләрдә, бер күрше авыл кызына "үлеп гашыйк" була бу егет-малай. Тирә-ягындагы башка кызлар күзенә дә күренми... Шулай матур гына, үбешергә дә кыймыйча дуслашып йөргәндә, сигезенче классны бетергәч, бу кыз училищега укырга кереп кайта, егет-малайны башкага алыштыра. Егет-малай җәйге каникул вакытында комбайн ярдәмчесе булып эшли. Колхозга практикага агрономлыкка укучы күрше авыл кызы кайта. Мотоциклы булган егет белән, эше буенча басудан-басуга йөрергә кирәк булган кыз бик тиз дуслашалар. Дуслык, үзара сөйләшү, кочаклашу-үбешүдә генә туктап калмый, салам чүмәләсе төбендә, тирәнгәрәк тә керә...

Менә шушында күзе ачыла да инде егетнең: күрешеп, бер-береңә матур сүз сөйләп йөрү белән, бер-береңнең кочагында эрүнең бер нинди дә уртаклыгы юк икән ләбаса... Тиздән агрономшаның институтта мәхәббәт аңлатып йөргән егете кайта, "үз егете" янында дәрте кузгалган кыз, безнең комбайнер ярдәмчесе янында дәртен баса... Кыскасы, шушыннан соң, китап "мәхәббәте" белән, чын яратышуның аермасын аңлый егет. Хатын-кыз заты белән дуслаша, ләкин башын югалтмый, моның белән йөрим дип, ятак бүлешергә теләүчеләрдән баш тартмый. Дуслашкан хатын-кызлары, ниндидер сәбәп белән башкаларны өстен күрә икән, монда бер нинди хилафлык күрми, яңа кавалерлары арасына керми, кирәк булса, кулыннан килгән кадәр ярдәм итә...

Мин үзем дә соңлап, кеше нәсел калдырырга тиеш булганга гына өйләндем. Хатынымның әти-әниләре, элеккерәк карашлы булып, кызларын, кияүгә чыкмыйча, яратышу ярамый дип тәрбияләгәннәр, шуңа күрә, егерме сигез яшенә кадәр, ир-ат назы күрмәгән булып чыкты. Яшьли, яратам, мәхәббәт дип өйләнгән яштәшләрнең күбесе аерылышып бетте инде. Ә менә минем кебек, утыз тирәсендә генә, акылга таянып өйләнгәннәр бик аерылышмый. Моны фәнни яктан да дәлилләп була: мәхәббәт диючеләр, химик сәбәпләр, гормоннар котыруы аркасында өйләнә, гормоннар кимүгә, мәхәббәтләре дә бетә, ә менә бездәйләр, үзенә партнер итеп, холык-фигыль белән туры килгән, бергәләп акыллы сау-сәламәт балалар тәрбияли алырдайны акыл белән сайлый. Үземнең гормоннар уйнаган чакта, өйләнә язып калган хатыннарга хәзер карыйм да, аларга өйләнми калуыма Аллаһыма мең рәхмәтләр укыйм. Билләһи дип әйтәм, берсе белән генә дә дүрт-биш елдан артык яши алмаган булыр идем. Юк, начарлар түгел алар, бик яхшылар. Просто, берсе белән дөньяга карашларыбыз туры килмәсә, икенчесенең таләпләре белән минем мөмкинлекләрем туры килеп бетми, өченчесе өчен, талашмый-сугышмый яшәү - яшәү түгел. Менә шундый хәлләр...

Илдус К.

***

Беләсезме, мин бер, ике, өч кенә дә түгел, әллә ничә мәртәбә өйләнеп караган кеше. Сезгә хатыннарымның санын төгәл белү мөһим түгелдер дип уйлыйм, тик шунысын гына әйтәм - аларның берсен дә мин кумадым, аермадым, ни сәбәпледер, үзләре киттеләр. Үземне начар ир дип санамыйм, чөнки хатыннарымның күбесен чит илгә ял итәргә алып бардым, бүләкләр алдым - моның өчен мөмкинлекләрем бар иде. Хатыннар да минем байлыгыма кызыккандыр дип уйламыйм, чөнки өйләнгәнче акчалы кеше булуым хакында сүз кузгатканым булмады. Мәхәббәт бармы, дип сорыйсызмы? Дөресен әйтим, бу турыда уйлаганым юк, мәхәббәткә ышанаммы - белмим...

Беренче хатыным белән шактый озак яшәдем. Тик аерылырга туры килде - арада фикер каршылыклары туа башлагач, икең бер квартирда яшәүнең мәгънәсе юк инде ул.

Икенчесе белән берничә ел яшәп карадык. Уртак бала да теләгән идем хәтта. Тик хатыным миңа берни әйтми ташлап китте. Әйберләрен җыйганын да күрми калдым. Әйдә, кабаттан кушылыйк, дигән тәкъдимене дә кеше аркылы гына кире какты.

Өченчесе, ни сәбәпледер, никах укытканнан соң ук кире өенә кайтып китте. Дүртенчесенә кулым җиңел булды, миңа кадәр ничә ел кияүгә чыкмаган булган, минем белән яшәгәндә үк миннән яшьрәкне табып, шуңа ияреп китте.

Бишенчесен күрше шәһәрдән алып караган идем, чит илдән ял итеп кайткач, җаен табып - анысы да мин өйдә юкта чыгып тайган. Калганнары турында искә дә алып торасым килми.

Бу урында шунысын да әйтә алам, фәлән хәтле хатыннарымның бары тик икесе генә күңел түренә кереп калган. Аларын әле дә оныта алмыйм, искә төшүгә, йөрәк сызлап ку. Ә калганнарының исемнәрен дә онытканмын хәтта, үзегез уйлап карагыз инде шуннан соң, бармы ул мәхәббәт?

Әлегә тагын ялгыз мин. Тик бу озакка түгелдер, дип уйлыйм. Бәлки нәкъ миңа насыйбы, иргә көн үтсен өчен генә түгел, гомерлек яр итеп кияүгә чыгучы тәртипле хатын-кызны очратырмын дигән өмет белән яшим. Гаилә булгач, савыт-саба шалтырамый тормый инде ул, җаен таба белергә кирәк.

Ә хатын-кызлар үзләре ярата беләме соң? Кияүгә чыгар, гаилә корыр алдыннан бөек галимебез Р. Фәхретдиннең гаилә, хатын-кыз турында язган акыллы фикерләрен укып баксыннар иде дигән киңәштә калам мин аларга.

Нургали Х.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: