Туган як

«Ирем башка ирне ярата»

Унсигезе әле яңа тулган Алияне берәү дә көчләмәде, үзе теләп бирелде. Баласы буласын белгәч, йөргән егете аны кияүгә алырга да риза иде. Тик кыз бу яшемнән ир көен көйлисем юк дип, үзе кияүгә чыгарга теләмәде. Кыскасы, алдадылар, ташлап качтылар дип, беркемгә зарлана алмый ул. Бәбиен дә табасы түгел иде, әнисенә...

Унсигезе әле яңа тулган Алияне берәү дә көчләмәде, үзе теләп бирелде. Баласы буласын белгәч, йөргән егете аны кияүгә алырга да риза иде. Тик кыз бу яшемнән ир көен көйлисем юк дип, үзе кияүгә чыгарга теләмәде. Кыскасы, алдадылар, ташлап качтылар дип, беркемгә зарлана алмый ул. Бәбиен дә табасы түгел иде, әнисенә рәхмәт - беренче йөклелекне өзүнең яшь организм өчен куркыныч икәнлеген аңлатып, бу уеннан кире кайтырга үгетләде.
Әни кешеләр барысын да алдан күрә белә, тоемлый, ахры. Баласын табуга, Алия дә үзгәрде, басынкыланды, акыл керде. Хәзер кайчандыр юк итәргә теләгән баласы өчен үзәге өзелеп тора. Җилбәзәклеген ташлап, читтән торып укырга керде, әнисенең үзенә генә тормыш алып барырга авыр дип, эшкә урнашты. Заманча исеме бик матур булса да, сатучы ул. Иртәнге тугыздан кичке сигезгә кадәр кыйммәтле бутикта ирләр киеме сата. Акчасы - сатуга карап, төрле чагы була. Шулай да хөкүмәт эшендә бил бөгүгә караганда күбрәк чыга.
Күпмедер вакыт узуга, үзеннән сигез яшькә олырак Ленар исемле егет белән танышты. Егеткә затлы күлмәк сайларга булышкан иде, рәхмәт йөзеннән, тегесе ресторанга чакырды. Берничә мәртәбә очрашуга ук, Ленарның ипле генә егет икәнен чамалады. Егет бераз йөрүгә өйләнү турында сүз катты. Алия аңа баласы барлыгын очраша башлауга ук әйткән иде, егет: «бала миңа киртә була алмый», дип, үз сүзендә торды. Гореф-гадәтләргә туры китереп, кызның кулын сорарга да килде. Әнисе дә ошатып калды Ленарны. Акыл утырткан, квартиры, машинасы, төпле эше булган егетне теләсә кайсы әни ошатыр инде ул.
Озакка сузмый, тимерне кызуында сугып, ЗАГСка барып язылышып кайттылар, матур гына туй да үткәрделәр. Кызын алып, Алия ире квартирына күчеп килде. Ире акыллы, бар тапканын өйгә алып кайта, өстәмә эштән дә баш тартмый. Ял саен диярлек берничә гаилә табигатькә ял итәргә чыгалар. Алия дә квартирны чиста тота, ире кайчан кайтса да, аны җылы ризык көтә. Иренә рәхмәт йөзеннән, тырышты ул: бер күлмәкне, оекбашны ике көн кидермәде; иренмичә, һәр көн Ленар торуга иртәнге аш әзерләде. Матур гына яшәп киттеләр.
Тик Алия Ленар юкта гел уйланып, аның ни өчен үзенә өйләнүен һич аңлый алмый аптырады. Ул егетләр күзе төшәрлек чибәр дә, бай да түгел, ни өчен миңа, балалы хатынга өйләнде соң, дип еш уйланды. Әллә инде егет балалар «яратучы» начар ир заты булып, кызым өчен өйләндеме икән, дип тә хафаланды. Бүгенге бозык дөньяда әллә ниләр булуы бар. Тик Ленарның кызны артык нык яратканы да, читкә этәргәне дә булмады.
Ә шеш тулып тишелде, өйләнешүләренә биш ел тулгач, сер дә ачылды. Ул вакытка Алия инде уртак балалары Илнарны алып кайтырга өлгергән иде.
Бу хәл болай булды.
Гадәттәгечә, ял көннә-ренең берсендә, өч-дүрт гаилә бергә табигать кочагына ял итәргә чыктылар. Бераз утыргач, Илнар «пес» итеп штанын юешләткәч, әйбер салынган пакетны машинадан алыйм дип килгән Алия, машина ишеген ача алмады. Мәзәктәгечә, Ленар машина ачкычын машинада онытып калдырган, ә сигнализация ишекләрне бикләгән булып чыкты. Машинаны ачу өчен өйгә кайтып, запас ачкычны алып киләргә кирәк. Ленар үзенең яшьлек дусты белән шәһәргә кайтып китте, ул килеп җиткәнче, Алия үз кофтасыннан нәни улларына ыштан кебек нәрсә әмәлләп куйды.
Тик аларны көтеп алырга туры килмәде, машиналары күздән югалуга, әллә каян гына болыт килеп чыкты да, яңгыр коеп китте. Көн бозылгач, ял итүнең кызыгы калмады. Ленар үзе килеп алыр әле дип, машиналарын калдырып, Алия танышларына утырып шәһәргә кайтып китте. «Мин дә кайта торам», дип әйтергә ире-
нең кесә телефонына шалтыратса да, тегесе трубканы алмады. Танышларына рәхмәт, аны яшь баласы белән, үзләре яшәгән йортларына кадәр үк китереп куйдылар.
Ишекне үз ачкычы бе-лән ачып кергән Алия шаккатты, аның ире - күп кызларны үзенә карата алырдай чибәр ире, таныш затташы белән караватта ята. Үз күзләренә ышанмыйча, хатын ишектә катып калды. Тегеләр дә кеше барлыгын сизеп, эшләреннән бүленделәр. Уртак танышлары киенеп, әкрен генә чыгып тайганда, Алия баскан урыныннан кымшанырлык хәлдә түгел иде.
Парын озаткач, Ленар хатынын каршысына утыртып барысын да сөйләде. «Әйе, мин бераз үзгәрәк ир-ат. Миңа ирләр ошый. Өйләнгәч бик аптыраткан идең бит, сиңа өйләнүемнең сәбәбе шул. Без инде күптән очрашабыз. Әгәр телисең икән, минем белән кал, мин сиңа сүз әйтмим, балаларны карашам. Тик аны да ташлый алмыйм, телисең икән, җәнҗал куптара аласың», - диде ул.
Дөрестән дә, Алия башта тавыш куптарырга уйлаган иде. Шул ният белән теге танышларының хатынына да шалтыратты, ә ул күптән бу хәлләр белән таныш булып чыкты. Ярдәм итәсе урында: «Сиңа ни җитми соң», дип Алияне ачуланып ташлады. Янәсе, квартиры бар, акчасы җитәрлек, ире ярдәменнән ташламый, ирлек вазыйфасын да үти. Шулаен шулай да, тик ике ирнең бер-берсен иркәләвен үз күзләре белән күргән хатын моны акылы белән кабул итә алмый. Алга таба ни эшләргә дип башы каткан көннәре аның. Китә калса, ялгызы ике баланы тәрбияләп кеше итүе бик авыр булачак. Чын дөреслекне белгәннән соң ире белән дә якыная алмый. Алга таба ничек яшәргә?..
Сәхифәне Илһамия ГАФФАРОВА әзерләде.
 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: