Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Җиләк-җимешнең файдасы күп

Сәламәтлек турында язуны дәвам итеп, сәхифәбездә кайбер яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең файдасы турында сөйләшеп алыйк. Игътибар итегез әле, кайбер яшелчә, җиләк-җимеш - үзенең формасы белән кеше организмын хәтерләтә. Мәсәлән, түгәрәкләп туралган кишер - кешенең күз алмасы кебек. Ә кишернең күз күремен яхшыртуы хакында һәрберегез дә беләдер. Помидор кызыл һәм 4 өлештән...

Сәламәтлек турында язуны дәвам итеп, сәхифәбездә кайбер яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең файдасы турында сөйләшеп алыйк. Игътибар итегез әле, кайбер яшелчә, җиләк-җимеш -
үзенең формасы белән кеше организмын хәтерләтә.
Мәсәлән, түгәрәкләп туралган кишер - кешенең күз алмасы кебек. Ә кишернең күз күремен яхшыртуы хакында һәрберегез дә беләдер.
Помидор кызыл һәм 4 өлештән тора. Бу кайсы органны хәтерләтә? Дөрес, йөрәкне (йөрәк тә 4 клапаннан тора). Помидорның йөрәк эшчәнлеге өчен файдалы булуын галимнәр үз тәҗрибәләрендә раслады.
Ә виноград тәлгәше формасы белән йөрәккә охшаган. Тәлгәштәге виноградлар кан төзелешен хәтерләтә. Бу җимеш тә йөрәккә файдалы һәм кан составын яхшырта.
Әчтерхан чикләвеге - баш мие кебек. Димәк, баш мие эшчәнлеген яхшыртасы килгән кешеләргә, хәтер юклыгыннан зарланучыларга әчтерхан чикләвеге ашарга киңәш ителә.
Ногыт борчагы (фасоль) - формасы буенча бөерне хәтерләтә. Фасольнең бөерләре авырткан кешеләргә файдасы күп.
Сельдерей - кеше скелетына охшаган. Сөякләрнең 23% натрийдан торганын истә тотсак, сельдерейда да натрий 23 %. Әгәр организмга натрий җитмәсә, ул аны сөякләрдән ала, шуның нәтиҗәсендә сөякләрнең ныклыгы какшый. Сельдерейны даими куллану сөякләрнең ныклыгын үстерә.
Грейпрут, әфлисун - хатын-кыз-ларның күкрәк формасын хә-терләтә. Алар күкрәктәге лифма төеннәре үсешен киметә икән.
Суган - организмдагы күзәнәк төзелешен хәтерләтә. Чынлап та суган организмны кирәксез тукымалардан чистарта. Суганны чистартканда елау да файдалы - ул күз яше каналларын чистарта.
Баклажан, авокадо, груша - хатын-кызлар өчен аеруча файдалы. Әгәр хатын-кызлар атнасына 1 авокадо ашасалар, бу аналык муентыгында (җиңсәсендә) рак авыруы булу ихтималын киметә икән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X