Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Җиләк-җимеш һәркемгә файдалы

Озакламый бакчаларда җиләк-җимеш өлгерер чор җитә. Җәйге сезонда базарларда да аларның бәяләре шактый арзаная. Витаминнар запасын туплый торыгыз дип, яшелчә һәм җиләк-җимешнең организмга файдасы турында алдан ук әйтеп куябыз. Сельдерей, грейпфрут, җитен мае, каен согы, мүк җиләге - кан басымын төшерә. Көн саен бер грейпфрут ашау, йөрәк һәм бавыр авырулары...

Озакламый бакчаларда җиләк-җимеш өлгерер чор җитә. Җәйге сезонда базарларда да аларның бәяләре шактый арзаная. Витаминнар запасын туплый торыгыз дип, яшелчә һәм җиләк-җимешнең организмга файдасы турында алдан ук әйтеп куябыз.
Сельдерей, грейпфрут, җитен мае, каен согы, мүк җиләге - кан басымын төшерә. Көн саен бер грейпфрут ашау, йөрәк һәм бавыр авырулары булдырмый.
Кәбестә, банан, инжир - ашказаны авыртканнан.
Груша - кәефне күтәрә.
Кабак боткасы - ашказанын һәм уникеилле эчәкне сәламәтләндерә.
Помидор - ир-атларда простата, яман шеш авыруларын кисәтә.
Ташкабак артык авырлыктан интегүчеләргә файдалы.
Йөзем согы кандагы холестеринны киметүгә булыша, шуңа аны йөрәк һәм кан тамырлары авыруыннан җәфаланучыларга бик еш тәкъдим итәләр, шулай ук ул какырык чыгару үзлегенә дә ия.
Татлы борыч яки аның согы хәлсезлекне, азканлылыкны,дәвалый.
Виноград согы - акканлылык, үпкә туберкулезы, бөердәге ташлар белән интегүчеләргә ярдәм итә.
Балан согы - гастрит, бавыр авыруларына, үпкәгә салкын тигәндә файдалы.
Нарат җиләге согы - аппетит булмаганда эчәргә киңәш ителә.
Кара җиләк согы - күз күрүне яхшырта.
Лимон согы - бавырны чистарта, организмны зарарлы тозлардан арындырырга ярдәм итә.
Кара миләш согы - кан басымы югары булганда эчәләр, шулай ук шикәр диабетын дәвалый, радиоактив нурланыш алганда да ярдәм итә, диләр.
***
Теге яки бу җиләк-җимешне яратуына карап кешенең холык-фигылен дә чамаларга була икән.
Мәсәлән, абрикос яратучылар киң күңелле булалар икән. Үзегез башлап сүз катмасагыз да җавап кайтарганда бер дә сүз эзләп кесәгә кермисез.
Алма яратучылар - эш сөючән кешеләр. Җитәкчеләр сезнең кебекләрне ярата, ни дисәң дә эшне һәрвакыт җиренә җиткереп башкарасыз.
Чиягә өстенлек бирүчеләр - һәр нәрсәне күңелегезгә якын аласыз. Тирә яктагыларга яхшылык эшләргә яратасыз.
Персикны - акыллы кешеләр ярата. Компания үзәгендә булалар, кешеләр белән җиңел аралашалар.
Кура җиләге яратучылар - эгоистлар. Алар беркайчан да башкаларга ярдәм итмиләр, үз мәнфагатьләнеп генә кайгыртып яшиләр.
Банан - йомшак күңелле. Бик күпләр сезне борын чөереп йөрүче дисә дә, сезнең бик тиз хәтер кала. Банан яратучылар хыялланырга ярата.
Җир җиләге - елмаерга яраталар, бик кунакчыллар. Җир җиләгенә өстенлек бирүчеләр югары зәвыклы һәм матур әйберләр яраталар.
Лимонны - тормышта күпне күргәннәр ярата. Авырлыкларны җиңәргә тормыш тәҗрибәсе бар.
Грейпфрут - дөньяга позитив карый. Үз сүзеннән бик сирәк очракта кире кайта.
Киви яратучылар - пессимистлар. Бәхет елмайган очракта да гел шикләнеп карыйлар.
Виноградка өстенлек бирүчеләр - үз сүзендә тора белүчеләр һәм сер саклаучылар. Тик үз эчләренә бикләнгәннәр, шунлыктан дуслары аз.
Слива - һәрвакыт күңелсез. Гел авыз эченнән мырлап, зарланып йөри, кемгә дә булса кычкырып та ала.
Груша - кешеләр белән аралашканда үзен эре тота. Кием, дуслар, гомумән, нәрсә дә булса сайлаганда бик озак уйлый. Карбыз яратучылар - оптимистик кешеләр. Беркайчан да зарланырга яратмыйлар, юкка бәхәсләшмиләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев