Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Җиңел ясала торган торт

Солтания Мортазина әлеге тортны балалары һәм оныклары килгән саен пешерә. Тиз әзерләнә, өстәвенә, тәмле дә. Рецептын безгә дә җибәрде.

Торт камырына: 3 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 4-5 кашык кибет каймагы, 1 банка куертылган сөт (сгущенное молоко), 1 чәй кашыгы  сода яки разрыхлитель, 2-3 стакан он кирәк.
Йомырканы шикәр комы белән бутап күпертергә. Каймак һәм «сгущенка» өстәргә. Онны сода белән бутарга. Йомыркалы массага, аш кашыгы белән болгата-болгата, он кушабыз. Яхшылап бутыйбыз. Ул арада духовканы кабызып, 180 градуска кадәр җылытабыз. Массаны ике тигез өлешкә бүләбез, газ миче табасына салып, ике корж пешерәбез. 
Шул арада крем ясыйбыз. Аның өчен 750 грамм кибет каймагын 1 стакан шикәр комы белән яхшылап бутыйбыз. 
Коржлар әзер булгач, торт ясыйбыз. Коржның берсен, теләгән зурлыкта кисеп, тәлинкә яки подноска җәябез. Өстенә кырыйларыннан акмаслык итеп, сеңдереп кенә крем сылыйбыз. Аннары икенче корждан квадратлар кисеп, шул кисәкләрне кремга мана барып, өябез – таучык хасил була. Калган кремны кашык белән сак кына өстенә коябыз. Ахырда матурлык өчен шоколад уабыз. Кимендә 3-4 сәгать салкын урында тоткач, торт чәй янына бирелә. 
Тәмле булсын!

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев