Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Хәзер үк әзерләнә башларга кирәк

Халыкара хатын-кыз көнен гүзәл затлар түземсезлек белән көтә. Ә менә ир-егетләр бу вакытта катлаулы мәсьәләне хәл итәргә тырышу белән мәшгуль. Хөрмәтле көчле затларыбыз, сезгә бу язманы тәкъдим итәбез. Бәлки, ярдәме тияр... Хәләл җефеткә нәрсә бүләк итәргә? Иртәрәк торып, табын әзерләгез. Бу аның кәефен һичшиксез күтәрәчәк. Халыкара хатын-кызлар көне символы -...

Халыкара хатын-кыз көнен гүзәл затлар түземсезлек белән көтә. Ә менә ир-егетләр бу вакытта катлаулы мәсьәләне хәл итәргә тырышу белән мәшгуль. Хөрмәтле көчле затларыбыз, сезгә бу язманы тәкъдим итәбез. Бәлки, ярдәме тияр...
Хәләл җефеткә нәрсә бүләк итәргә?
Иртәрәк торып, табын әзерләгез. Бу аның кәефен һичшиксез күтәрәчәк. Халыкара хатын-кызлар көне символы - чәчәкләр, әлбәттә. Букетмы, шоколад яки конфеттан ясалганымы, чүлмәктәге-семе - алар барысы да шатлык кына китерә. Берәүләр бизәнү әйберләрен яратса, икенчеләре кием-салымга мөкиббән. Әмма мондый бүләкләрне үзе белән чыгып алу әйбәт булыр. Оригиналь бүләкләрнең берсе - шәһәрдән читкә, яки чит илгә барып кайту. Матурлык салонына сертификат; фитнес үзәгенә, дизайн яки фото курсларына абонемент - кыскасы, аны яратуыгызны, юмартлыгыгызны күрсәтергә тырышыгыз. Әгәр дә башыгызга бернинди уй килми икән, хәләл җефетегездән ни теләгәнен үзегез сорагыз. Беренчедән, ни кирәген тәгаен беләчәксез, икенчедән, ул да канәгать калачак.
 
Әниләр һәм әбиләр
Күптән үсеп, тормышны алып барсагыз да, алар өчен сез һаман нәни булып кала бирәсез. Шуңа күрә йөрәк җылыгызны кызганмагыз. Чүлмәктәге чәчәк атучы гөлгә ул шатланачак - бу бүләккә караган саен сезне искә төшерәчәк. Чигешле эскәтерләр, гади булмаган яктырткычлар. Концерт яки спектакльгә билет та күңелен күтәрер.
 
Яшь кызларга
Сөйгәнегезгә зур чәчәк бәйләме белән йөзек бүләк итү - бу көнне аны бәхетле итү өчен шул да җитә. Ювелир бизәнү әйберенә дә, зәвыклы кул сәгатенә дә шатланачак ул. Кичне ресторанда уздырырга яки бергә кинога барырга да ризалашачак. Күптән түгел танышкан гүзәл затларга сувенирлар, йомшак уенчыклар, бизәнү әйберләре өчен зур булмаган тартмачык, аның фотосы төшерелгән чынаяк, гелий белән тутырылган шарлардан зур букет бүләк итү отышлы булыр. Сеңелләргә нәрсә бүләк итим дип башыгызны ватмагыз - үзе теләгән әйберне сатып алыгыз. Ул һичшиксез, канәгать калачак.
 
Хезмәттәш хатын-кызларга
Татлы бүләкләр, мисал өчен, тартмалы конфетлар яки чәчәкләр бәйләме. Зур булмаган ваза, ванна керү өчен косметик җыелма, флешка, компьютер мышкасына коврик һ.б. шундый әйберләр бәйрәм хисен тоярга ярдәм итәчәк.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев